Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 августтан Русия Төркия, Британия, Танзаниягә очышларны рөхсәт итә


Беренче булып Британия, Төркия, Танзаниягә очышлар яңартыла.

Русия коронавирус пандемиясе сәбәпле ябылган һава киңлекләрен берникадәр ача. 1 августтан дөньяның өч иленә очышлар яңадан башланачак. Болар Британия, Танзания һәм Төркия. Бу турыда Русия вице-премьеры Татьяна Голикова игълан итте.

Голикова сүзләренчә, шушы өч ил генә Русия белән кара-каршы шартларда очышларны кире кайтарырга ризалашкан.

Аннан алда Русия премьер-министры Михаил Мишустин хөкүмәт утырышында халыкара очышларның торгызылуын әйтте. Утырышны “Россия 24” каналы күрсәтте. Мишустин 1 августтан рейслар Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Петербур, Дондагы Ростов һава аланнарыннан башкарылачак диде.

Голикова сүзләренчә, 1 августтан Төркиянең Әнкара һәм Истанбул шәһәрләренә очышлар кире кайта. 10 августтан Анталия, Бодрум һәм Даламанга рейслар ясала башлаячак.

Русиягә килүче юлчылардан коронавирус булмавы турында тест таләп ителәчәк, ул 72 сәгатьтән дә иске булмаска тиеш. Русия ватандашлары тестны илгә килгәч ясата ала диелә.

Британия илчелеге белдергәнчә, бу илгә килгән русияләргә ике атналык карантин узу таләбе куелачак.

1 июльдән Европа берлеге кайбер илләр белән чикләрен ачты, ләкин Русия бу исемлеккә кермәде.

Русиядән Европа берлеге илләренә очышлар яңартылу берничә айга сузылырга мөмкин. Еврокомиссия соңгы 14 көндә коронавирус очраклары 100 мең кешегә 20 очрактан артмаган илләр белән генә һава юлларын ачуны тәкъдим итте. Русиядә соңгы ике атнада моннан өч тапкыр диярлек артык очрак теркәлә.

15 июльдә Төркия Русия белән үзара очышларны яңадан башлавын хәбәр иткән иде. Русия ул вакытта әле һава киңлекләрен ачуын белдермәгән иде.

XS
SM
MD
LG