Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зөлфәт Хәкимгә "Татарстанның халык язучысы" исемен бирделәр


Зөлфәт Хәким

Тукай премиясе иясе, драматург Зөлфәт Хәкимгә Татарстанның халык язучысы исеме бирелде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган фәрманда "Зөлфәт Хәкимгә татар әдәбияты үсешенә зур өлеш керткәне һәм күп еллык иҗади эшчәнлеге өчен "Татарстанның халык язучысы" мактаулы исемен бирергә" диелгән.

Язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм рок җырчы Зөлфәт Хәким 1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган. Мәктәптән соң Казанның һәм Түбән Каманың берничә заводында слесарь булып эшләгән. 1982-1988 елларда "Татэнергострой" төзелеш идарәсенең Түбән Камадагы "Строитель" клубында сәнгать җитәкчесе, аннары берничә ай шәһәрнең Пионерлар йортында әдәбият студиясе җитәкчесе булып эшләгәг. Шул елларда ул Казан дәүләт химия-технология институтында укып, инженер белгечлегенә ия була.

1988 ел ахырында Зөлфәт Хәкимне Татар дәүләт филармониясенә автор-башкаручы итеп эшкә чакыралар. Анда ярты ел эшләп, ул Тинчурин исемендәге татар театрында әдәби бүлек мөдире, Татарстан милли әдәбият һәм сәнгать музеенда әдәбият клубы һәм клуб каршындагы эстрада төркеме җитәкчесе була.

Сиксәненче еллар ахырыннан башлап "Идел", "Сөембикә", "Чаян", "Казан утлары" журналларында, "Татарстан яшьләре" газетында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла, бер бәйләм шигырьләре һәм җырлары "Бер тауда ун чишмә" исемле күмәк җыентыкка (1992) урнаштырыла, беренче пьесасы – "Су төбендә сөйгәнем" дигән комедиясе 1992 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела.

Бер үк вакытта аның, үзе иҗат иткән шигырь-җырларын рок стилендәге музыкага салып, гитара белән сәхнәдән үзе башкаруы халык арасында кызыксыну уята һәм ахырда җырчы-авторга киң танылу китерә. Заманча музыкаль композицияләр ритмында башкарылган "Җырларым-хыялларым", "Ярым ай", "Төнге сәяхәт", "Болгар кызы", "Газиз халкым", "Нәрсә булды сиңа бүген?..", "Сафлык" кебек эстрада җырлары язучы иҗатының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә.

Зөлфәт Хәким – юмор-сатира жанрында актив эшләүче оста хикәяче дә ("Ахырзаман", "Колорадо коңгызы", "Беренче мәхәббәт", "Гонорар", "Нурулланың эмигрант Сөнгатуллага язган хаты", "Төнге маҗаралар", "Контра" һ.б.). Бу жанрда аның "Агымсуда ни булмас" дигән романы, "Кишер басуы" кебек повестьлары да бар.

Язучының "Телсез күке" драмасы 2004 елда узган "Яңа татар пьесасы" конкурсында беренче урынны яулый, шул ук конкурста аның "Бит" дигән пьесасы да махсус бүләк белән билгеләп үтелә. 2009 елда ул "Телсез күке" драмасы өчен Татарстанның Тукай исемендәге дәүләт премиясенә лаек була.

Татарстан республикасы халык язучысы исеме Татарстанның 2004 елгы кануны белән расланган. Бу мактаулы исемне кемгә бирәсен Татарстан президенты карар итә.

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG