Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Берләшкән демократлар"ны сыендырган кешене җинаять эшендә шаһит дип теркәделәр


Марс Хәйруллин
Марс Хәйруллин

Аңа полиция янәсе аның телефоныннан бинада шартлаткыч булуы турында хәбәр килүен белдергән.

Казан Кирмәне янындагы борынгы йортта яшәүче Марс Хәйруллин ялган әләк турында җинаять эшендә шаһит буларак теркәлгән.

Хәйруллин Idel.Реалии хәбәрчесенә полиция бүлегендә сорау алуда булганлыгын белдергән. Аны сорау алудан соң иреккә чыгарганнар.

Полиция белдерүенчә, янәсе сәгать 13:35тә аның телефоныннан шәһәр мэриясендә шартлаткыч булуы турында хәбәр килгән. Хәйруллин полициянең башта аның йортында шартлаткыч булуы турында хәбәр килгәнлеге турында белдергәнлеген әйтә.

Бүген полиция “Берләшкән демократлар” хәрәкәтенең Марс Хәйруллин йортындагы штабында җыелган кешеләрне дә тоткарлады. Transparency International халыкара оешмасының Урал бүлеге башлыгы Екатерина Петрова чыгышын тыңларга килгән бөтен кешеләрне дә тоткарлаганнар. Күптән түгел генә Марс Хәйруллин йортына күчкән штабтагы чыгыш муниципалитетлардагы коррупция турында булган.

Штабта җыелган кешеләрдән шартлаткыч хәбәре турындагы җинаять эшендә шаһит буларак сорау алганнар. Полиция административ канун бозу турында протоколлар тутырган.

Хәйруллин бу хәлләрне провокация дип атый. Аның әйтүенчә, Казан мэрияыеның гамәлләрен тәнкыйтьләүче кеше телефоныннан якында гына булган мэрия бинасында шартлаткыч булуы турында янәсе хәбәр килүе бик сәер хәл.

XS
SM
MD
LG