Accessibility links

Кайнар хәбәр

NASA Җиргә футбол мәйданы зурлыгындагы астероид якынлашуы турында хәбәр итте 


NASA Җиргә диаметры 84 метрдан 190 метрга җиткән астероид якынлашуы турында хәбәр итте. Бу футбол мәйданы зурлыгындагы дигән сүз.

Галәм оешмасы мәгълүматларынча, 2009 PQ1 дип аталган әлеге астероид Җиргә 5 августта якынлашачак. Ул планета яныннан 3,2 млн километр ераклыкта секундына 13,4 километр тизлек белән узып китәчәк. Бу Җир белән Ай арасында ераклыктан җиде тапкыр күбрәк.

Астероид 2009 елның 14 августында ачылган. Астрономнар аны "Аполлоннар" - орбиталары Җир орбитасын кисеп узучы астероидлар төренә кертә. Киләчәктә 2009 PQ1 Җир планетасына 2137 елны якынаячак.

XS
SM
MD
LG