Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда снаряд шартлап дүрт ир-ат зыян күргән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Каза Иглин районында, элеккеге хәрби бүлек урынында сугыш припасларын юк итү барышында килеп чыккан.

Башкортстанның Иглин районы Урман авылы янында урнашкан элеккеге хәрби бүлектә шартлау булган. Иске сугыш припасларын юк итү вакытында снарядларның берсе шартлаган. Дүрт ир-ат зыян күргән. Бу турыда Башкортстан медиасы яза. ProUfu.ru сайтына аның чыганагы хәбәр иткәнчә, 41 яшьлек ир-ат ярчык ярасы алган, сул як иңбашы сынган, 31 яшьлек ир-ат I һәм II дәрәҗә тән пешүе алган, 25 яшьлек ир-атның уң балтыры ярчыктан яраланган, 31 яшьлек тагын бер ир-атның уң иңбашы яраланган һәм сынган.

Интерфакс язганча, каза урынына өч ашыгыч ярдәм машинасы килгән, зыян күрүчеләргә хәзер республика хастаханәләрендә ярдәм күрсәтелә.

Урман авылы идарәсе җитәкчесе Рафаэль Калкаманов сөйләгәнчә, шартлау элеккеге хәрби бүлек урынында сугыш припасларын эзләп алып, юк итү эше барышында килеп чыккан.

Зыян күрүчеләр “Форпост Балтика Плюс” акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре диелә. Бу ширкәт Русия саклану министрлыгы заказы белән Урман авылы янында хәрби бүлектә шартлау куркынычы булган предметларны зарарсызландыру белән шөгыльләнә.

ProUfu.ru язганча, 2011 елда Урман авылында сугыш припаслары белән саксыз кылану аркасында көчле янгын чыккан булган. Шундый ук каза 2015 елда да кабатланган.

XS
SM
MD
LG