Татарстан табибларыннан торган ике төркем Казакъстанга ярдәм күрсәтергә киткән. Бу хакта бүген Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев матбугат очрашуында белдерде.
“Хәзерге вакытта Татарстан медицина хезмәткәрләреннән торган ике төркем Казакъстанга китте. Беренче төркем методик һәм практик ярдәм күрсәтер өчен 17 июльдә киткән иде. Кичә Жамбыл өлкәсенә киткән төркем кебек үк алар Казакъстан медицина хезмәткәрләре белән бергә коронавируска каршы көрәшер өчен уртак чаралар оештырачак. Төркемгә төрле юнәлештәге белгечләр, ковид-һоспитальләрдә "кызыл зонада" эшләгән, сырхауханәләрдә эш тәҗрибәсе булган табиблар керде. Монда зур хастаханәләр җитәкчеләре дә бар. Бу коронавируска каршы көрәштә тәҗрибәсе булган кешеләр. Аларның ярдәме файдалы булачак. Кызганыч, Казакъстанда безнең хезмәттәшләрдә вазгыять катлаулана бара. Шуңа да ярдәм кирәк булачак”, диде Абашев.
Министр урынбасары сүзләренчә, Татарстан табиблары коронавирус йоктырган кешеләр белән турыдан-туры эшләмәячәк.
“Безнең табиблар "кызыл зонада", ковид-авырулар белән эшләмәячәк. Бу турыда алдан ук килешеп куйдык. Алар бары тик методик ярдәм генә күрсәтә. Казакъстанда безнең хезмәттәшләргә куркыныч янау ихтималы бик аз”, диде ул.
Татарстан табибларының Казакъстанда ничә көнгә китүе билгеле түгел. Әлмир Абашев сүзләренчә, бу Казакъстандагы эпидемиологик вазгыятьтән тора. Барлык чыгымнарны Казакъстан ягы каплый.
Татарстан табибларын Казакъстанга җибәрү президент Рөстәм Миңнеханов белән Жамбыл өлкәсе әкиме Бәрдибәк Сапарбаев килешүе нигезендә эшләнгән. Бүген Казакъстанда коронавирус йоктыручылар саны 84 648 кешегә җитте. Шуларның 52,5 меңе савыккан, 610 кеше – үлгән. Казакъстан хакимияте карантин чараларын 2 августка кадәр озайтты.
Алга таба Татарстан табиблары Кыргызстанга да юлланылырга мөмкин. Бу хакта хәзер Татарстанда сөйләшүләр бара, диде Әлмир Абашев.
Моңа кадәр Казакъстан һәм Кыргызстанга Башкортстан табиблары да җибәрелгән иде.