Accessibility links

Кайнар хәбәр

Forbes: Apple ширкәте – дөньяның иң кыйммәтле бренды


Apple ширкәте 241,2 миллиард доллар дип бәяләнә.

Forbes журналы дөньядагы иң кыйммәт 100 брендның исемлеген чыгарды. Рейтингны элеккечә Apple ачып җибәрә – бу ширкәт хәзер 241,2 миллиард доллар тора дип исәпләнә. Mercedes-Benz, BMW һәм Nissan кебек автомобиль җитештерүче ширкәтләрнең бәясе сизелерлек кимегән. Беренче унлыкта Facebook 21 процент, Samsung 5 процент бәясен югалткан.

Forbes фаразынча, дөньяның иң кыйммәт брендлары унлыгы:

  1. Apple — 241,2 млрд доллар (+17%)
  2. Google — 207,5 млрд доллар (+24%)
  3. Microsoft — 162,9 млрд доллар (+30%)
  4. Amazon — 135,4 млрд доллар (+40%)
  5. Facebook — 70,3 млрд доллар (–21%)
  6. Coca-Cola — 64,4 млрд доллар (+9%)
  7. Disney — 61,3 млрд доллар (+18%)
  8. Samsung — 50,4 млрд доллар (–5%)
  9. Louis Vuitton — 47,2 млрд доллар (+20%)
  10. McDonald's — 46,1 млрд доллар (+5%)

Беренче йөзлеккә кергән кайбер ширкәтләр аеруча тиз үсеш ала. Visa 25нче урыннан 18нче урынга менгән. Adidas — 61нче юлдан 51нче юлга, Netflix — 38дән 26га, Chanel — 79дан 52гә, Cartier — 64тән 56нчы урынга күчкән.

Рейтингта урыны начарайган ширкәтләр бишлеге дә китерелә.

Mercedes-Benz 17нче урыннан 23кә калган, BMW 21нче юлдан 27нче юлга күчкән. Nissan 81нче урында булган, хәзер исә рейтингтан төшеп калган. Wells Fargo 42дән 69га, KFC 86нчы урыннан 96нчы урынга калган.

Дөньяның иң кыйммәтле брендларының уртак бәясе 2,54 трлн доллар тәшкил итә. 2019 елда 2,33 трлн булган. Беренче йөз ширкәт исемлегенең яртысыннан артыгы – АКШта урнашкан ширкәтләр. Германиядән 10 бренд, Франциядән 9, Япониядән 6, Швейцариядән 5 бренд кергән.

Узган елда да Forbes иң кыйммәтле бренд дип Apple ширкәтен атаган иде. Аның бәясе 205,5 млрд доллар диелде. Аннан соң Google ($167,7 млрд), Microsoft ($125,3 млрд), Amazon ($97 млрд) һәм Facebook ($88,9 млрд) аталды.

фикерләр

XS
SM
MD
LG