Accessibility links

Кайнар хәбәр

АТОР: Русиядә ял иткән өчен акча кайтару акциясе бер атна гына барырга мөмкин


Казан күренеше

Эчке туризмга ярдәм күрсәтү програмын куллануда күп кенә чикләүләр каралган.

Русия төбәкләрендә ял иткән өчен туристларга акча кайтару акциясе кыска вакытлы булырга мөмкин. Әлегә аның 5-7 көн дәвамында бару мөмкинлеге карала. Бу турыда Русия туроператорлар берлеге (АТОР) Ростуризм мәгълүматына таянып хәбәр итә.

Ял турлары өчен кэшбек програмы “сатып бетерү” рәвешендә башкарыла, ягъни ул кыска вакытлы һәм сатып алырга өлгергәннәргә генә эләгә торган була диелә. Акция уздыру вакыты әлегә игълан ителмәде, ул 3 августта мәгълүм булырга мөмкин. Акциядә катнашырга теләүчеләр билгеле бер вакыт аралыгында ким дигәндә 25 мең сумлык тур сатып алырга тиеш була. Ял итәргә бару 2020 елның 15 августы - 20 декабренә кадәр вакыт аралыгында булырга мөмкин.

Моннан тыш, туристларга тагын берничә шарт куела. Тур өчен түләү бер кертем рәвешендә һәм бары “МИР” акча картасы белән генә башкарыла ала. Ял итү вакыты биш көннән дә ким булмаска тиеш (5 көн/4 төн).

Русиядә ял иткән өчен акчаларның бер өлешен кире кайтару програмы турында премьер-министр Михаил Мишустин 22 июльдә игълан итте. Әлеге програмга дәүләт 15 миллиард акча бүләчәк диелде.

Програмда Русиянең бөтен төбәкләре дә катнаша. Алтай крае, Алтай республикасы, Калининград өлкәсе, Краснодар крае, Кырым, Акъяр һәм Ставропольский краена барган очракта, тур 1 октябрьдән 20 декабрьгә кадәр вакыт аралыгына алынырга тиеш.

Програм кысаларында туристларга ял өчен тоткан акчаларының 20 процентын кайтару күздә тотыла: 25 мең сумлык турдан 5 мең сум, 50 мең сумлык турдан 10 мең, 75 сумлык турдан 15 мең сум кире кайтачак.

Коронавирус эпидемиясе вакытында Русиядә туризм иң нык зыян күргән өлкәләрнең берсе булды. Татарстан хөкүмәте республикага туристлар җәлеп итү максатыннан “2+1” програмы игълан итте, аңа ярашлы, Татарстанга өч төнгә килгән туристларга бер төн бүләк итеп бирелә.

фикерләр

XS
SM
MD
LG