Беларуста 29 июльдә тоткарланган "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" сугышчыларына карата "террорлык гамәле әзерләү" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Бу турыда Беларусның Иминлек шурасы дәүләт сәркатибе Андрей Равков хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, тоткарланган хәрбиләрдән кала, шушы ук ширкәттә хезмәт итүче тагын берничә дистә сугышчы хәзер эзләнә. Аларның саны 200гә җитәргә мөмкин дигән Равков.
“33е тоткарланды, оператив мәгълүмат буенча, 200гә кадәре илдә” дип белдергән Равков Азатлык Радиосының Беларус редакциясе трансляциясе вакытында.
29 июльдә Беларус хокук саклау органнары Вагнер хәрби ширкәтенең 33 сугышчысы тоткарлануын хәбәр иткән иде. Алар “сайлау кампаниясе чорында илдәге тотрыклылыкны какшату өчен” килгән диелде.
Беларус медиасында бу кешеләрнең исемнәре дә чыкты. Язучы Захар Прилепин алар арасында үзе белән “ДНР”да хезмәт иткән хәрбиләрнең булуын әйтте.
Тоткарланудан соң Беларус президенты Александр Лукашенко Иминлек шурасының ашыгыч киңәшмәсен җыйды. Русия һәм Украина илчеләре Беларус тышкы эшләр министрлыгына чакыртылды.
Беларус президентын сайлаулар 9 августта узачак. 24 июльдә Лукашенко чит ил хосусый хәрби ширкәтләре ярдәмендә илдә “мәйдан” ясарга мөмкиннәр дигән фикер белдергән иде.