Accessibility links

Юлия Галяминага каршы "Дадин маддәсе" нигезендә эш ачылган


Юлия Галямина
Юлия Галямина

Июль башында Галямина канунсыз киңкүләм акциягә чакырган, анда ким дигәндә 150 кеше катнашкан диелә.

Русия тикшерү комитеты Мәскәү шәһәре думасы депутаты Юлия Галяминага каршы җинаять эше ачкан. Аны митинглар уздыру кагыйдәләрен күп тапкырлар бозуда гаеплиләр.

Тикшерү комитеты хәбәрендә Галямина канунсыз киңкүләм чарада катнашуга чакырып интернетта хәбәр чыгарган диелә. Конституциягә үзгәрешләргә каршы бу чарага 15 июльдә ким дигәндә 150 кеше килгән дип хәбәр ителә.

Моннан алда да Галямина митинг уздыру кагыйдәләрен бозуда гаепләнеп берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылган иде. Галямина гамәлләре аңлы рәвештә эшләнгән һәм Җинаять кодексы нигезендә бәяләнергә тиешле диелә хәбәрдә.

Конституциягә үзгәрешләргә каршы булучыларның “Мәңгелек Путинга – юк!” акциясе 15 июльдә Мәскәүнең Пушкин мәйданында башланып китте, аннары ул Тверская урамы һәм шул тирәдәге бульварлар буйлап йөрешкә әйләнде. Полиция 140тан артык кешене тоткарлады. Галямина һәм аның кызы да тоткарланды.

Юлия Галямина – Төп канунга үзгәрешләр кертүгә каршы тавыш бирүгә чакыручы “Нет!” комитетын оештыручыларның берсе.

Русиянең төрле төбәк депутатлары Конституциягә үзгәртүләр кертү уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыккан иде. Аның авторларының берсе Юлия Галямина булды. Депутат Азатлык белән әңгәмәсендә “Максатка юл күп адымнардан тора. Мөрәҗәгать — шул адымнарның берсе. Конституциягә үзгәрешләр кертүгә, Путинның мөддәтләрен нульләштерүгә, гомумән бу хәлләргә карата җәмгыятьнең мөнәсәбәтен үзгәртүгә таба бер адым” дип сөйләгән иде.

Иҗтимагый чараларны оештыру һәм уздыру кагыйдәләрен күп тапкырлар бозу турында маддә Русия Җинаять кодексында 2014 елда барлыкка килде. Беренче булып бу маддә нигезендә Илдар Дадин хөкем ителде. Икенче – активист Константин Котов булды. Аны дүрт елга колониягә хөкем иттеләр. Президент Владимир Путин катышканнан соң, мәхкәмә хөкем карарын ел ярымга кадәр киметте.

XS
SM
MD
LG