Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада коронавирус корбан чалуларны киметте


Уфаның Тукай урамында мәчет ихатасына сыймаганнар урамда гыйбадәт кыла
Уфаның Тукай урамында мәчет ихатасына сыймаганнар урамда гыйбадәт кыла

Корбан гаетендә Уфа мәчетләренә дә санаулы гына кешеләр кертелде. Кайбер мәчетләр корбан чалу өчен районнарга "куылды".

31 июль Башкортстан мөселманнары да елдагы иң зур мөселман бәйрәмнәренең берсе булган Корбан гаетен билгеләде. Ул республиканың барлык мәчетләрендә, шул исәптән Уфаның 21 мәчете һәм гыйбадәт йортларында узды.

Бәйрәм чаралары коронавирус пандемиясе сәбәпле, шактый тыйнак оештырылды. Мәчетләргә мөселманнарны чикләнгән санда гына уздырдылар. Гыйбадәт кылучылар арасында тиешле ара калдыру өчен йөздән артык кеше кертелмәде. Мәчет ихаталарына кергән урында тән температурасын үлчәү, битлек тарату оештырылды.

Тукай урамында мәчеттә Корбан гаете
Тукай урамында мәчеттә Корбан гаете

Авырулар һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләргә мәчетләргә килү алдан ук тыелган иде. Шулай ук, мәчет эченә чикле генә кеше кертелү сәбәпле, ихаталарда гыйбадәт кылу өчен намазлыклар алып килергә кирәклеге алдан хәбәр ителде. Бинага керә алмаганнар мәчет ихатасында гыйбадәт кылды.

Тукай урамындагы җәмигъ мәчете ихатасы
Тукай урамындагы җәмигъ мәчете ихатасы

Уфаның Тукай урамындагы җәмигъ мәчете ихатасына сыя алмаганнар хәтта урамда гыйбадәт кылды. Урамда машиналар йөрү туктатылды.

Төп чара Уфаның Лалә-Тюльпан мәчетендә узды. Ул башка мәчетләргә дә трансляцияләнде. Аны Русия мөселманнарының Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин уздырды.

Лалә-Тюльпан мәчете янында
Лалә-Тюльпан мәчете янында

Таҗетдин чыгышын башка елларга караганда шактый кыска тотты, корбан чалу тарихына тукталды, бу чараның мәрхәмәтлелек аша әхлаки камиллеккә ирешүдәге урынын билгеләде. Коронавирусны кешелек өчен зур каза һәм шул ук вакытта чыдамлыкка сынау дип атады. Мөселманнарны Ходай кушканча яшәргә чакырды. “Бер генә кеше Ходай кушканча яшәсә дә, дөнья бетмәячәк. Ә Ходай кушканча яшәү – бер-береңне хөрмәт итү, башкаларга үзеңә караган кебек карашта булу”, диде.

Таҗетдин күптән түгел Конституцияне үзгәртү өчен узган тавыш бирүне искә алып, аны “Ходайга ышануыбызны һәм ата-бабаларыбызның рухи-әхлаки кыйммәтләренә тугры булуыбызны күрсәтү”, ди атады. “Бөек ватаныбыз Русиянең һәм бар дөньяның алгарышы һәм коронавирустан котылуны сорап дога кылыйк”, дип тәмамлады ул чыгышын.

Лалә-Тюльпан мәчетенә килүчеләрнең күпчелеге гастарбайтерлардан гыйбарәт булса, Тукай урамындагы җәмигъ мәчетендә чит ил студентлары шактый иде.

Тукай урамындагы җәмигъ мәчетенә килгән студентлар
Тукай урамындагы җәмигъ мәчетенә килгән студентлар

Соңгы елларда корбан чалулар мәчет ихаталарында тыелган, махсус урыннар оештырылган иде. Быел да шул тәртип дәвам итте. Уфада корбан чалулар ике урында оештырылды. Берсе Уфа читендәге Зинино бистәсендәге “Кәрван” сәүдә үзәге янындагы, икенчесе Уфаның Төньяк автовокзалы артындагы мәйданда узды. Уфа хакимияте җитәкчесе урынбасары Рөстәм Газизов сүзләренә караганда, ике көндә бу ике мәйданда 2000 мең сарык чалыначак.

Төньяк автовокзал артындагы мәйданда корбан чалдырырга чират торучылар
Төньяк автовокзал артындагы мәйданда корбан чалдырырга чират торучылар

Башка елларда корбан чалу өчен бирелгән бу ике мәйданда Уфадагы барлык ике дистәдән артык мәчет корбан чалулар оештыра иде. Быел бер өлеш мәчетләр әлеге мәйданнарга кертелмәде. Аларны республиканың районнарына беркеттеләр. “Ихлас” мәчете, мәсәлән, корбан чалуларны Борай районында уздырырга тиеш.

Быел мәчетләрдә мәҗлесләр узмады. Корбан чалган урыннарда да ит сату, мәҗлес оештыру, аш-су сәүдәсе тыелды.

Быел корбан сарыклары уртача 6-7 мең сумга сатылды. Ераграк районнардан килгәнннәр малларын арзанракка сатарга тырыша. Мәсәлән, Баймак районының кайчандыр Кече Башкортстанның башкаласы булган Темәс авылыннан килгән Галим Мәҗитов корбанга ел саен маллар алып килүен әйтеп, сатмый кайтып киткән еллар булмавын белдерде.

Галим Мәҗитов
Галим Мәҗитов

“Мин соңгы елларда һәр Корбан бәйрәменә киләм. Узган ел 30 баш сарык алып килгән идем. Алар барысы да ике көндә сатылып бетте. Быел 20 баш алып килдем, 9ы гына калды. Калганын да алып бетерерләр дип уйлыйм. Шулай да мәйданда мал сатучылар да, алучылар да, гомумән, халык быел бик аз күренә. Сәбәбе коронавирустыр инде”, диде Галим Мәҗитов. Ул сарыкларын 6500 сумга сатты. Ә аның янәшәсендә Әбҗәлилдән бер хатын 5 меңгә кәҗәләр алып килгән иде. Кәҗәләрне халык хакы арзан булуга карамастан, урап узарга тырышты.

Корбанга сатылучы кәҗәләр
Корбанга сатылучы кәҗәләр

Төньяк автовокзалы артындагы мәйданда халык аз күренсә дә, корбан чалдыручылар чиратта торды.

“Ихлас” мәчетендә бәйрәм чаралары Уфадагы башка мәчетләргә караганда шактый иртән – иртәнге 7дә үк узды. Бәйрәм чаралары турында “Ихлас” мәчетенең имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин шуларны сөйләде:

Альфред Дәүләтшин
Альфред Дәүләтшин


“Бөтен мөселман дөньясы бүген Зөлхиҗҗә аеның унынчы көнендә корбан гаетен каршылады. Без дә “Ихлас” мәхәлләсендә иртәнге сәгатьләрдә гает намазын үткәрдек. Әлбәттә инде быел пандемия сәбәпле, гает намазы да, башка гыйбадәтләребез дә гадәттән тыш үтә. Битлекләр киеп, тиешле араны саклап уздырабыз. Быел гает намазы мәчет ихатасында үткәрелде. Келәмнәр җәеп уздырдык. Корбан чалуны быел без Борай районында оештырдык. Кич белән Борайдан корбан итләре кайтачак. Һәм без аны мохтаҗларга таратачакбыз”, диде “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин.

Корбан сарыклары
Корбан сарыклары

Ул “Ихлас” мәчетенең районга беркетелүен соңлап хәбәр итүләрен, шуңа анда оештыру эшләрен уздыру авыр булуын дә телгә алды. Борайда мал сатарга теләүчеләр, корбан чалдыручылар исемлеген алу оештырылган. Уфада читтән торып корбан чалдырырга теләүчеләр исемлеге тупланып, Борайга җибәрелгән. “Ул исемлектә хәтта бер гаиләдән 7-8 сарык чалдыручылар булды”, диде Дәүләтшин.

Корбан чалулар 2018 елда мәчет ихаталарыннан алынганнан соң корбан чалулар элекке еллардагыга караганда сүлпәнәя төшкән иде. Коронавирус сәбәпле, халык бер урында тупланмасын өчен аерым мәчетләр районнарга җибәрелгәч Уфада корбан быел тагын да зәгыйфьрәк күренде.

XS
SM
MD
LG