Accessibility links

Кайнар хәбәр

Корбан гаете уңаеннан Татарстан мөфтиенең 5 фикере


Казанның Ризван мәчетендә Корбан гаете

31 июль бөтен мөселман дөньясы Корбан гаетен каршылый. Ул өч көн дәвам итәчәк. Быелгы пандемия бәйрәмнең шартларын үзгәртте.

Корбан бәйрәме мөселманнар өчен фарыз булган - изге урыннарга хаҗның тәмамлануына бәйле. Быел Мәккә, Мәдинәдәге гыйбадәтне бары тик Согуд Гәрәбстанында яшәүче мөселманнар гына үти алды. Согуд Гарәбстаны пандемия аркасында чикләрне ачмады. Кәгъбәтулла тирәли урау да, намаз кылулар да гадәттәгечә булмады. Ара сакланырга тиеш иде. Беренче тапкыр Татарстаннан да, Русиянең башка төбәкләреннән дә Хаҗга баручы булмады. Бу да коранавирус аркасында. Зәхмәт барлык тармакларга үтеп кереп, үзенең үзгәрешләрен кертте.

Татарстанда гаеткә мәчетләр күп кешене сыйдыра алмый. Татарстан Диния нәзарәте алдан ук гаеткә килгән кешеләр барысы да мәчет эченә эләгә алмый, килүчеләрнең барысында да битлек, бармакча һәм үз намазлыклары булырга тиеш дип кисәтте. Сафларга тезелү юк, намазда кешеләр бер-берсе арасында ара калдырырга тиеш. Сыймаганнар урамда кала. Хәер, көннәр җылы торганга артык зыян күрүче булмады.

Татарстан мәчетләренә Гает намазына иртәнге 3:30да килергә кушылды. 3:45кә бәйрәм хөтбәсе билгеләнгән иде.

Бу көннәрдә ялда булган Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Гали мәчетенә килде. Мәчет эченә санаулы гына кеше керә алды, чөнки мәчет кечкенә Хөтбәне республиканың мөфтие Камил Сәмигуллин укыды. Гали мәчетендәге бәйрәмне ТНВ, Хозур ТВ һәм мөфтиятнең рәсми сәхифәсе аша карап булды. Азатлык хөтбәне игътибар белән карады һәм вәгазь вакытында яңгыраган төп фикерләрне тәкъдим итә.

Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Пандемия сабаклары

"Хаҗ тәмам, әмма, кызганыч, быел хаҗиләр арасында ватандашларыбыз юк. Пандемия аркасында бу мәртәбәле гыйбадәтне кылырга бик аз кардәшләргә генә насыйп булды. Пандемия дә, хаҗга баралмыйча калу да – Аллаһтан. Адәм баласының пандемиянең чып-чын сәбәпләренә дә, аның хикмәтенә дә төшенер өчен җитәрлек аңы һәм акылы юк. Шуңа күрә Аллаһка тәвәккәл кыла белергә кирәк. Мал түгел, бары тик ныклы иман гына чын авырлыклардан коткара ала

Татарстан мөселманнары Рамазан аен күркәм итеп уздырып, пандемия дигән сынауны намус белән кичерде. Ләкин тынычланырга иртә әле. Республика җитәкчелегенең һәм табибларның тырышлыклары белән вирусны җиңеп барсак та, ул әле һаман безнең арада кала бирә. Пандемия кешеләргә мөһим бер сабак бирде: үлем һәм чир алдында без барыбыз да бертигез. Авыру бөтенебезне дә тигезли.

Рөстәм Миңнеханов (уртада) Гали мәчетендә
Рөстәм Миңнеханов (уртада) Гали мәчетендә

Тигезлек турында: АКШ һәм Рөстәм Миңнеханов

Корбан гаете мохтаҗлар белән байлар арасындагы аерымлыкларны бетерә

"Кызганыч, пандемия дигән афәттән дә кешелек дөньясы тиешле нәтиҗәләр чыгара алмый. АКШта XIX гасырга кадәр кара тәнле кешеләрне ничек кол итеп асрасалар, бүген дә шулай ук адәм балаларын расага, тән төсенә карап бүлгәлиләр. Алай булмаса, расизмга каршы көрәш белән халык урамнарга чыгар идеме? Аларны пандемия түгел, фашизм белән көрәш тә бернигә өйрәтмәгән!

Шөкер, бүген без - олысы-кечесе, матди хәлгә карамыйча, төрле милләт вәкилләре белән бергә шушы тарихи мәчеттә җыелдык. Бәйрәм сөенечен безнең белән бергә Татарстан президенты Рөстәм Нургалиевич та уртаклаша. Безнең белән бер сафта утыра. Бәйрәм шулай тигезли. Иман һәм кардәшлек берләштерә. Корбан гаете мохтаҗлар белән байлар арасындагы аерымлыкларны бетерә. Чөнки малыннан бүлеп чыгарып мескеннәргә ярдәм итү кешеләрне бер-берсенә якынайта. Алар арасында кардәшлек-дуслык җепләре ныгый. Мохтаҗлар үзләренең бай күршеләре өчен Аллаһка дога кыла, байлыгының рәхәтен күрсен дип тели.

Казанның Ризван мәчетендә Корбан бәйрәме
Казанның Ризван мәчетендә Корбан бәйрәме

Кардәшлек һәм татар теле

"Исламда туганлык җепләре дини кардәшлектән дә өстенрәк. Дини кануннарга каршы барып, туганыннан һәм милләтеннән ваз кичүчеләр гөнаһлы дип санала. Корбан гаетендә чалынган малның өчтән бер өлеше туганнарга бирелүе юкка түгел. Һичшиксез, Ислам татарларга да милләт булып сакланырга ярдәм итте.

Бүген балаларыбыз туган телдә сөйләшмәсә, иртәгә алар үзләрен татар дип тә танымаслар

Ә Аллаһ үзе үк милләтләрне саклагач, безнең үз милли йөзебезне, телебезне югалтырга хакыбыз бармы? Бүген балаларыбыз туган телдә сөйләшмәсә, иртәгә алар үзләрен татар дип тә танымаслар. Аннан, татар булмагач, мәчеткә дә килмәсләр. Мәрҗани никадәр хаклы булган икән. “Динне милли кием, милли тел һәм милли гореф-гадәт саклый”, дип әйтеп калдырган ул.

Мөслимәләрнең хокукы кысылу турында

"Русия – күп милләтләр өчен туган йорт. Халыкларның бер-берләрен хөрмәт итеп яши белүләре – олы казаныш. Ләкин, кызганыч, шушы күркәм вазгыятьтә дә кызларыбызны хиҗаб киюдән тыючылар табыла. XXI гасырда дин иреге игълан ителде. Ә кайберәүләр үзләренең чикле акыллары белән әле һаман хиҗаб киюнең кирәге-кирәкмәве турында бәхәсләшә. Югыйсә ислам бирегә православ диненнән дә иртәрәк килеп урнаша. Тиздән халык санын алу башланачак. Татарлар үзләрен татар һәм мөселман дип яздырырмы? Мөселманнарның тавышы шул чакта ишетелерлек һәм ышандырырлык булып яңгырарга тиеш. Менә безгә тагын бер сынау.

Бәхет нәрсәдә?

Дөньяда бөек бер əхлак бар, ул – үзеңне инкарь итеп, корбан итеп, Аллаһ ризалыгы өчен игелек кылу. Кем бу якты тормышта шуңа ирешə, дөньяда да, ахирəттə дə бəхетле була. Корбан гаетенең дә мәгънәсе шул. Сөекле яралтучыбыз үзенең колларыннан сабырлык, диндарлык һәм ихлас иманнан башка берни таләп итми. Ихластан аның ризалыгы өчен шәхси милек һәм гомерне корбан итәргә әзер булу Аллаһы Тәгалә әмеренә буйсыну, аңа ихластан гыйбадәт кылуны сорый. Яралтучыбыз безгә авырлыклар теләми, ләкин сынауларны үтеп чыга алсак, алда кешегә зур нигъмәтләр, ярдәм, мәгъфирәт вәгъдә итә".

Ризван мәчетендә корбан сарыклары
Ризван мәчетендә корбан сарыклары

Вәгазьдән соң гает намазы укылды. Аннары гына корбан чалынырга тиешле. Быел Татарстанда корбанга яраклы сарыклар 8 мең сумнан сатылды. Шулай ук корбанга сыер, үгез, дөя чалынырга мөмкин. Казанның 15 мәйданчыгында – күпчелеге шәһәр мәчетләре янында – корбан чалу йоласы уздырылырга рөсхәт ителде. Корбанны өч көн дәвамында ахшамга кадәр чалырга ярый.

Казанның Ризван мәчетендә Корбан гаете
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:46 0:00

Азатлык хәбәрчесе Корбан гаетендә Казанның Ризван мәчетендә булды. Иртәнге сәгать 3:00тә мәчеткә инде тиешле санда кеше кертелеп беткән иде. Аларның барысын да температураларын үлчәп керттеләр. Сыймаганнары урамда урнашты, тавыш көчәйткечләр аша хөтбә дә, намаз гыйбадәте дә ишетелеп торды. Намаз бетү белән корбан чалу башланды.

Алан хәзрәт
Алан хәзрәт

"Ризван" мәчете имамы Алан хәзрәт Азатлык хәбәрчесенә быелгы Корбан гаетендә үзенчәлекләр бар, аларның барысы да пандемиягә бәйле диде. "Намаз кылулар икенче бит, кешеләр тикшерелеп кертелә мәчет эченә. Яңа кагыйдәләр белән яшибез. Быел 400ләп баш сарык алып кайтылды, алар барысы да бу өч көндә сатылып бетәчәк, корбан чалучылар күп", диде. Алан хәзрәт.

Абдулла Адыгамов
Абдулла Адыгамов


Намазга килүчеләр арасында дин галиме Абдулла Адыгамов та бар иде. Ул уллары белән бу мәчеткә килүен белдерде һәм Корбан гаетенең мөселманнар өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булуын әйтте. "Яратып бәйрәм итәбез. Бу сабырлык, мәрхәмәтлек бәйрәме", диде ул.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG