Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда коронавирус корбаннарының рәсми саны 23 булды


Уфада коронавирустан авыручыларны дәвалау өчен яңа үзәк

Уфа covid-һоспиталендә 28 яшьлек хатын бала тапканнан соң үлгән.

Уфаның Дим районындагы коронавируслы авырулар дәвалау хастаханәсендә 28 яшьлек хатын үлгән. Ул яңа гына бала тапкан булган. Бу очрак турында Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Республикада коронавирустан үлүчеләр саны 23 булды.

“Уфаның Дим районы ковид-һоспитале пациенты COVID-19 вируслы инфекциясе сәбәпле һәм 39-40 атналык тере бала тапканнан соң хәле авыраеп, тиз үсеш алучы пневмониядән үлде” дигән министрлык вәкиле бу очрак турында.

Бу ханымның яңа туган баласыннан кала дүрт яшьлек тагын бер сабые калган.

25 июльдә булган үлем хакында мәрхүмәнең бертуганы Рөстәм Кәбиров медиага хәбәр иткән иде. Аннары Башкортстанның сәламәтлек саклау министрлыгы кайбер мәгълүмат бирде. Министрлыкның матбугат хезмәте җитәкчесе Софья Алёшина сөйләгәнчә, бу ханым әле Уфага китергәнче үк коронавирус белән авырган. “Ул 8нче санлы хастаханәдә яткан, пневмония дип фаразланган. Компьютер томографиясе үпкәсенең зарарланган булуын күрсәткән. Шуңа күрә аны Уфаның Дим районындагы һоспитальгә күчергәннәр, чөнки анда акушер-гинекология бүлеге дә бар. Анда ул инде көчәеп киткән чир белән китерелгән” дип сөйләгән Алёшина. Аның сүзләренчә, бала тапканнан соң авыруның температурасы күтәрелгән. Томография ясагач үпкәләренең тагын да начаррак хәлдә икәне күренгән.

Мәрхүмәнең туганы Артур Кәбиров социаль челтәрләрдә билгесез кешеләрнең гаиләгә ярдәм җыябыз дип, ялган юл белән кешеләрдән акча җыюын хәбәр итте.

“Туганнар аптырашта. Бу язманы кире кагу дип саныйк – безгә финанс ярдәм кирәкми” дигән автор.

Башкортстанда 20 дән артык хастаханәнең җитәкчеләренә карата административ эш ачылырга мөмкин. Роспотребнадзорның төбәк идарәсе коронавирус кинәт таралып киткән хастаханәләр, җитештерү оешмалары, интернат тибындагы социаль оешмаларны җаваплылыкка тартуны сорап, мәхкәмәләргә шикаять биргән. Гаепләре дәлилләнгән очракта бу оешмаларга 50 мең сум штрафтан алып өч айга чаклы эшчәнлеген туктатуга кадәр җәза бирелергә мөмкин. Юристлар фикеренчә, мәхкәмәләр COVID-19 таралуда хастаханә һәм аларның хезмәткәрләре гаебен исбатлый алса, чир эләктергән пациентлар яки үлгән пациентларның туганнарына мораль зыянны каплау процедурасы җиңелрәк булыр иде дип яза Коммерсантъ.

Рәсми саннар. 31 июль 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 6 745 (+34) 5 173 (+65) 22 (+0)
Татарстан5 602 (+33) 4 559 (+60) 22 (+0)
Русия839 981 (+5 482) 638 410 (+8 755) 13 963 (+161)

стопкоронавирус.рф

фикерләр

XS
SM
MD
LG