Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коронавирустан үлүчеләрнең рәсми саны 43кә җитте


Русия рәсми статискасында Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны бары 22 дип кенә күрсәтелә.

Татарстанда яңа төр коронавирус йоктыручылар саны 5633 кешегә җитте. Узган тәүлектә тагын 31 очрак расланган. Бу хакта стопкоронавирус.рф хәбәр итә. Русия рәсми мәгълүматына караганда, узган тәүлектә үлүчеләр теркәлмәгән, ике кеше савыккан. Хәзер республика авыручылар саны буенча Русиядә 81 урында бара. Ә Идел буе төбәкләре арасында соңгы урында.

Шул ук вакытта Татарстанның рәсми статистикасы тагын ике кешенең коронавирустан үлүене хәбәр итте.

27 июльдә 1953 елгы Казан кешесе, коронавирус инфекциясе йоктыруда шикләнеп, Республика клиник хастаханәсендәге йогышлы авырулар һоспиталенә китерелгән. Йөрәк-кан тамырлары системында җитди өзлегүләр барлыкка килү фонында авыруның хәле начарайган, аны үпкәне ясалма җилләндерү җиһазына тоташтырганнар. 28 июльдә авыру үлгән.

14 июльдә Урыссу үзәк район хастаханәсенә 1945 елны ир-атны китергәннәр. Аның ике яклы пневмония һәм ишемия булган. Тикшергәннән соң аңа яңа коронавирус инфекциясе дигән диагноз куйганнар. 20 июльдә пациент үлгән.

Башкортстанда да коронавирус йоктыручылар саны арткан. Узган тәүлектә 35 кешедә COVID-19 табылган. Хәзер Башкортстанда яңа төр коронавирус йоктыручылар саны 6 780 кеше булды. Үлүчеләр турында хәбәр ителми. Коронавирус корбаннарының рәсми саны республикада 23 булды.

Русиядә узган тәүлектә 5 462 кешедә коронавирус табылган. Тәүлек эчендә 95 кешенең үлеме теркәлгән. Хәзер Русиядә яңа төр коронавирус йоктыручылар саны 845 443 кешегә җитте.

XS
SM
MD
LG