Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлый. Сәхнә театрның ишегалдында урнашачак, дип белдерде Азатлыкка театрның матбүат үзәге вәкиле Алия Әбрарова. "Ачык һавада тамаша кылу – татар театры тарихында беренче тапкыр була. Без аны даими итәргә җыенабыз" дип сөйләде ул.
Тамаша вакытында барлык саклану чаралары күреләчәк – тамашачыны билет сатучылар каршы алып, температурасын үлчи, битлек һәм бармакчалар тәкъдим итә. Һәрбер урындыкның урыны билгеле булачак, тамашачы арасында имин ара сакланачак. Тәнәфес вакытында җәйге кафе эшләп торачак.
5 августтан алып 15 августка кадәр барлыгы җиде спектакль күрсәтеләчәк – Туфан Миңнуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә" белән "Алай түгел, болай ул", Хәй Вахитның "Туй алдыннан" һәм "Кияүләр" спектакльләре, Исламия Мәхмүтованың "Син бит минем бергенәм" һәм Шамил Фәрхетдиновның "Мәхәббәт баскычы" белән "Эх, алмагачлары" спектакльләре.
3 августтан Татарстан хакимияте ачык һавада концерт һәм массакүләм чаралар уздырырга рөхсәт итте. Аерым алганда, күңел ачу, мәдәни, спорт, күргәзмә һәм башка чараларны ачык һавада үткәрергә мөмкин. Анда 50дән артык кеше катнашмаска тиеш. Моннан тыш, 3 августтан кинотеатр, төнге клуб, балалар өчен күңел ачу үзәкләренә ачык һавада эшләргә рөхсәт ителә.