Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида протест чарасында һава-десант хәрбиләре ветераннары да катнашты


2 август көнне кичен Хабаровскида элекке губернатор Сергей Фургалны яклау чарасы үтте. Протестлар инде 20 көннән артык дәвам итә.

Сибирь.Реалии язуынча, шәһәр үзәгендә йөрешкә берничә йөз кеше чыкты. Ул гадәттәгечә Ленин мәйданында митинг белән тәмамланды.

Йөрештә һава-десант хәрбиләренең зәңгәрсу башлыгыннан булган берничә кеше дә катнашты. 2 август десантчылар көне.

Хабаровскиның һава-десант хәрбиләре ветераннары чара барышында башка хәрби чаралар ветераннарына да мөрәҗәгать итеп, протест белдерүчеләргә теләктәшлек күрсәтергә чакырды.

Катнашучылар Фургалны яклап, Русия президенты Владимир Путинга каршы шигарләр кычкырды.

Тагын бер каршылык чарасы якшәмбе иртән узды, әмма яңгыр сәбәпле анда кеше аз җыелды.

Алдагы көнне Хабаровскидагы чарада меңнәрчә кеше катнашты. Теләктәшлек чаралары Русиянең 30 шәһәрендә, шул исәптән Мәскәү һәм Петербурда да узды. Анда полиция 70ләп кешене тоткарлады. Хабаровскида тоткарлаулар булмады.

XS
SM
MD
LG