Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең эшмәкәрлек керемнәре 1999 елгы дәрәҗәгә кимегән


Татарстанның Кукмара районындагы кибет
Татарстанның Кукмара районындагы кибет

2020 елның икенче чирегендә русияләрнең реаль керемнәре 8 процентка кимегән. Мондый кискен кимү соңгы тапкыр 1999 елда булган.

Русияләрнең төрле чыганаклардан кергән акчалары арасында эшмәкәрлектән килгән керемнәр өлеше сизелерлек азайган. 2020 елның икенче кварталында бу өлеш 3,5 процент кына тәшкил иткән. Мондый күрсәткеч 2000 елдан бирле күзәтелмәгән булган. Әлеге саннарны Росстат мәгълүматына таянып РБК китерә.

Халыкның эшмәкәрлектән килгән керемнәре 2020 елның икенче чирегендә 512 миллиард сум тирәсе булган, бу беренче чиректәгегә караганда 300 миллиардка азрак.

Иң нык зыян күргән өлкәләр – сәүдә, кунакханә бизнесы, рестораннар, спорт, киңкүләм чаралар һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе. Эшләүчеләрнең һәр икенчесенең хезмәт хакы кимегән, бу өлкәләрдә эшләүче русияләрнең 2,5 проценты керемнәрен бөтенләй югалткан диелә.

Эшмәкәрлек керемнәре дип эшмәкәрләрнең хезмәт хакы, торак һәм башка төр милекне арендага бирү, авторлык түләүләре, мөдирләрнең бонуслары һәм башка төр керемнәр санала.

2020 елның икенче чирегендә русияләрнең реаль керемнәре 8 процентка кимегән. Бу 1999 елдан бирле иң зур күрсәткеч.

Майда Русиянең икътисади үсеш министрлыгы 2020 елда халыкның реаль керемнәре 3,8 процентка кимиячәк дип фаразлаган иде. Министр Максим Решетников зыян күрүчеләрнең төп өлеше – эшмәкәрләр керемнәре булачак диде.

XS
SM
MD
LG