Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда активист Гөлназ Равилованы 5 тәүлеккә сак астына алдылар


Гөлназ Равилова
Гөлназ Равилова

Равилова коронавирус белән авырып өендә изоляциядә булган. Полиция аны өеннән алып киткән. WhatsApp аша 3 сәгать дәвам иткән мәхкәмәдән соң хөкемдар активистны 5 тәүлеккә сак астына алу карарын чыгарган.

Казан активисты Гөлназ Равилованың өенә мәхкәмә приставлары һәм эчке эшләр министрлыгының Татарстан идарәсенең Экстремизмга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре килгән. Активист кызны “Промышленный” полиция бүлегенә алып киткәннәр.

“Алар фатирыбызга бәреп керде. Әти өйгә кергән вакытта аңа карата тупас физик көч кулланды. Пристав Вадим Пьянов миңа алар белән Идел буе район мәхкәмәсенә барырга кушты. Китерү турында бернинди карар да күрсәтмәде, нинди эш буенча икәнен әйтмәде” дип сөйләде Гөлназ Равилова Азатлыкка.

Активист кызны мәхкәмә урынына полиция бүлегенә алып килгәннәр.

“Шунда килгәч кенә ярты сәгать узгач мәхкәмәгә китерү турында карар күрсәттеләр, ул әле 21 июльдә үк чыккан булган, минем мәхкәмә утырышына килмәгәнем өчен чыгарылган. Чынлыкта миңа әйтүче булмады, ул вакытта мин гомумән коронавирус белән авырый идем” диде Гөлназ.

Ул мәхкәмә башлануын, утырышның видеоконференция элемтәсе аша баруын әйтте. Утырышны бинада уздыру үтенечен хөкемдар кире каккан. “Мәхкәмә ватсап аша бара. Эш материалларының төп нөхсәләре белән танышуны сорагач, утырышта биш минутлык тәнәфес игълан ителде” дип сөйләде ул. Мәхкәмә 3 сәгать тирәсе барган. Хөкемдар Гөлназ Равилованы 5 тәүлеккә сак астында калдыру карарын чыгарган.

Элегрәк Гөлназ Равиловага карата “җыен, митинг, демонстрация, йөреш яки пикетлауны оештыру яки уздыру кагыйдәләрен кабат бозу” маддәсе нигезендә беркетмә тутырылган иде.

15 майда “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге башлыгы Руслан Зиннәтуллин хәрби комиссариат каршында гаскәргә чакыру коллыгына каршы пикетта торды. Равилова анда фирка газеты хәбәрчесе буларак килгән иде. Ул пикетчыны фотога төшерде.

21 июльдә Руслан Зиннәтуллинга килешенмәгән ачык чара уздыру маддәсе нигезендә 30 сәгать иҗтимагый хезмәт җәзасы бирелде. Куәт оешмалары һәм мәхкәмә пикетны киңкүләм чара дип санады.

Гөлназ Равилованы “Берләшкән демократлар” штабында тентү вакытында медицина тикшерүе узарга теләмәүдә гаепләп, аны биш тәүлеккә сак астына утыртканнар иде. Соңрак активист кызда COVID-19 табылды.

Равилова сөйләгәнчә, хәзерге вакытта аның коронавирустан терелгәне турында документлары юк. Ул әле һаман да чирне башкаларга йоктыра ала дип саный активист. Ул үзенә каршы гамәлләрнең канунсыз булуын белдерә.

XS
SM
MD
LG