Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы өч хастаханә хезмәткәрләре коронавирус таралган өчен җавапка тартылган


Уфада 21нче санлы хастаханә
Уфада 21нче санлы хастаханә

Ике очракта гаепләнүчеләргә канунда каралганнан ике тапкыр кимрәк штраф салынган.

Уфадагы РКБ, 21нче һәм 13нче шәһәр клиник хастаханәләрендә коронавирус таралып китү очракларын тикшергәннән соң, мәхкәмә гаеплеләрне административ җаваплылыкка тартырга карар чыгарган. РКБда табиб-эпидемиолог Светлана Рушанова, 21нче хастаханәдә баш табиб вазифаларын башкаручы Марат Шәрәфетдинов һәм аның урынбасары Людмила Кокина, 13нче хастаханәнең баш табиб урынбасары Рөстәм Даутов гаепле дип табылган.

Алар барысы да административ хокук бозулар кодексының аеруча куркыныч инфекция таралган чорда халыкның санитар-эпидемиология иминлеген саклау өлкәсенәге кануннарны бозуда гаепләнгән. Рушанова һәм Шәрәфетдиновка 25әр мең сум, Даутовка 50 мең сум штраф җәзасы бирелгән.

Канунга ярашлы, вазифаи затлар бу маддә нигезендә ким дигәндә 50 мең сумга штрафка тартылырга тиеш, әмма мәхкәмә Рушанова һәм Шәрәфетдиновның әлегә кадәр административ җаваплылыкка тартылмаган булуын искәпкә алып, аларга минималь күләмнән кимрәк җәза биргән.

Хастаханә хезмәткәрләренә каршы административ эшләр Роспотребнадзорның төбәк идарәсе тарафыннан ачылган.

Республика клиник хастаханәсендә коронавирус март ахырында кинәт таралып китте. Роспотребнадзор идарәсе РКБда 5 апрельдән 27 майга кадәр тикшерү уздырды. Тикшерү РКБда коронавирус белән чирләп киткән пациентлар һәм табиблар теркәлеп бармаган, алардан яңа төр вируска анализлар алынмаган, чирләүчеләр турында Республика дезинфекция үзәгенә хәбәр ителмәгән, бүлекләрдә дезинфекция уздырылмаган дип белдергән. Хастаханәнең үзендә эшләүче комиссия ваемсыз булган, февраль-мартта РКБда 10 кешедә коронавирус табылса да, комиссия аны тикшереп тормаган, ә эпидемиягә каршы чаралар беренче пациентта коронавирус расланганнан соң дүрт көн узгач кына башланган дип таныган мәхкәмә.

Уфаның 21нче санлы хастаханәсендә тикшерү 12 майдан 9 июльгә кадәр узган. Мәхкәмә бу оешмада да вирус таралуны булдырмау өчен беренчел чаралар күрелмәгән дип тапкан. Коронавирус булу ихтималы булган пациентларга тест ясалмаган, пневмонияле һәм хәтта COVID-19 расланган пациентлар да инфекцияле авырулар теркәү журналына кертелмәгән.
13нче хастаханә хезмәткәренә карата карар әлегә дөнья күрмәгән диелә Коммерсант материалында. Бу хастаханә дә коронавирус табылган пациентлар турында Дезинфекция үзәгенә мәгълүмат җибәрмәгән диелә.

13нче хастаханәдә июньдә берьюлы җиде бүлек карантинга ябылган иде. Бу хастаханә Уфа мотор төзү берләшмәсе эшчеләренә дә хезмәт күрсәтә, һәм шушы хастаханәдән ширкәт эшчеләре арасында коронавирус таралып киткән диелә.
Светлана Рушанова мәхкәмә барышында катнашмаган. Марат Шәрәфетдинв һәм Людмила Кокина гаепләрен таныган диелә мәхкәмә материалларында.

Роспотребнадзор коронавирус таралган өчен барлыгы 20 хастаханәгә, шулай ук бу хастаханәләрдә эшләүче 11 вазифадагы затка карата административ эш ачкан дип хәбәр ителә.
Аңа кадәр тикшерү комитеты РКБның баш табибы Эльза Сыртлановага карата җинаять эше ачудан баш тарткан иде. Тикшерү Эльза Сыртланова хастаханәдә коронавирус таралмасын өчен барлык чараларны да күргән дигән нәтиҗәгә килгән.

XS
SM
MD
LG