Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның музыка өлкәсендә беренче профессоры Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат


Мәхмүт Нигъмәтҗанов
Мәхмүт Нигъмәтҗанов

Галимгә 90 яшь иде. Мәрхүмне Осиново бистәсе зиратында, хатынының әниләре янына җирләгәннәр.

Казанда музыка белгече, профессор, фольклорчы галим, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, сугыш ветераны Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат булган. Мәхмүт Нигъмәтҗановка 90 яшь тулган булган.

"Соңгы атнада хәле бик авыр иде. Бүген төнлә китеп барды. Иртән Осиново бистәсе зиратына җирләдек. Үзе шулай әйтеп калдырды. Ул зиратта минем әниләр җирләнгән", дип сөйләгән галимнең тормыш иптәше Альбина ханым Татар-информга.

Мәхмүт Нигъмәтҗанов татар халык музыкасы белгече, халык көйләрен, җырларын экспедицияләргә йөреп туплаган, өйрәнгән, алар турында фәнни хезмәт язган галим. Казан музыка училищесында укыта, 1984-2003 елларда Казан педагогика университетының татар музыкасы һәм халык музыка уен кораллары кафедрасы мөдире була. 1960-67, 1974-84 елларда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре.

1967–1973 елларда Мәхмүт Нигъмәтҗанов Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшли.

Галимне татар музыкасының сыйфаты, аның киләчәге проблемнары борчый. 2017 елда ул "Милләтем чын сәнгатькә лаек" дигән исем астында зур күләмле хезмәт бастыра.

2016 елда Азатлык белән әңгәмәсендә Мәхмүт ага "Салих Сәйдәшев белән аралашып яшәдек, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин кебек шәхесләр иң якын дусларым булды" дип сөйләгән иде. Ул татар җәмгыятенең рухи кыйбласы җуелуына, консерваториядә милли җанлы укытучылар калмавына борчылуын белдерде.

XS
SM
MD
LG