Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимияте Яңа Бистәдә ислам финанс үзәге төзүдән баш тарткан


Яңа бистә төзекләндерүнең элекке концепциясе
Яңа бистә төзекләндерүнең элекке концепциясе

2015 елдан бирле Малайзия белгечләре әзерләгән проект кире кагылган

Казандагы Яңа татар бистәсенең бер өлеше булган Елга порты тирәсен яңа йортлар белән төзекләндерүдә Малайзия белгечләре тәкъдим иткән проект кире кагылган. Бу турыда Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр иткән. “Казан-Сити” дип аталган финанс-эшмәкәрлек үзәген APUDG, Straits Engineering ширкәтләре һәм Линар Якуповның Татарстандагы ислам бизнесын һәм финансларын үстерү фонды проектлый иде. Бу эш 2015 елдан алып барылды.

Төхвәтуллина сөйләгәнчә, Малайзия белгечләре су төбен күтәреп, ярымутраулар ясап, барлыгы 7 миллион дүрткел метр сәүдә белән бәйле биналар төзергә тәкъдим иткән. Ләкин финанс үзәге төзегән очракта шәһәрнең әлеге өлеше кичке вакытта һәм ял көннәрендә бушап калырга тиеш була. Хәзерге вакытта шәһәр үзәге дә шундый ук үзенчәлеккә ия дип белдергән Төхвәтуллина.

Яңа концепция төзеп биргән авторлар Елга порты тирәсендәге 250 һектарга якын мәйданга иҗтимагый, сәүдәгә корылган, мәдәни максатлы биналар төзергә тәкъдим иткән. Бер миллион дүрткел метр торак, ике мәктәп, бер балалар бакчасы төзү ниятләнә. Иң әһәмиятле объектларны төзү өчен халыкара архитектура бәйгеләре уздырырга уйлыйлар. Йортларның алгы ягын бизәгәндә милли мотивларны заманча күрсәтү уңышлы дип саналачак.

Моннан тыш, яр буена 9 км озынлыкта асфальт түшәләчәк. Елга ярындагы йөк күтәрү краннары, ярга бәйләп куелган кораблар сакланачак, урынның тарихы турында сөйләп торачак. Аларны кафе, музей итеп үзгәртү көтелә. Елга порты элеккечә үз бурычын үтәячәк диелә. Бертуган Хәйруллиннар элеваторы стратегик объект булудан туктаган, ул бинада яшьләр үзәге төзү тәкъдим ителә.

Хәзер Елга порты тирәсендәге биләмәләр 146 хуҗаныкы, күпчелеге милкен арендага биреп тора диелә. Ике бетон заводы, елга кораблары тору урыны, берничә эшләми торган ширкәт дә бар.

Шулай ук мөселман мәдәнияте үзәге кору да ниятләнә. БМОның “Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр” оешмасының финанс үзәге дә шунда булачак. Бу оешманың Евразия бүлеген Казан мэры Илсур Метшин җитәкли.

2015 елда Казанга APUDG ширкәте идарәче мөдире һәм архитектор Норлиза Хашим килеп, проектның нигезләре белән таныштырган иде. Яңа татар бистәсенең Идел буе өлешендә зур ислам финанс үзәге һәм шәрыкъ базары комплексы төзелү планлаштырыла диелде. Соңрак бу урын Казандагы 10 мең кешелек яңа Җәмигъ мәчете төзү ихтимал булган урыннарның берсе буларак та аталды. “Әлеге план нигезендә Яңа бистә Казанның икенче эшлекле үзәгенә әверелергә тиеш, димәк монда килүче, эшләүче, яшәүче халык саны артачак. Идел ягыннан күпкатлы мәхәбәт биналар төзелү Казаныбызга заманча шәһәр ямен өстәячәк дигән өмет бар. Җәмигъ мәчетнең бу үзәк белән тоташуы, Идел ягыннан күренүе дә бик урынлы булачак. Бу Татарстанда ислам диненә заманча образ тудырачак” дип сөйләгән иде тарихчы Айрат Фәйзрахманов Азатлыкка.

XS
SM
MD
LG