Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә биш елда чит илдән кертелгән 36 мең тонна азык-төлек юк ителгән


Трактор белән азык-төлекне юк итү
Трактор белән азык-төлекне юк итү

Россельхознадзор илгә кертүгә тыелган ризыкларны бульдозерлар белән таптатып юк итә.

Соңгы биш ел эчендә Русиядә 36 мең тоннадан артык азык-төлек юк ителгән. Бу ризыклар Русия азык-төлек эмбаргосы кертелгән илләрдән китерелгән булган. Әлеге санны Россельхознадзор мәгълүматына таянып Интерфакс китерә. 35 мең тоннасы яшелчә-җимеш, 1,2 мең тоннасы ит, сыр һәм башка төр терлекчелек продуктлары диелә. Бу елның җиде аенда Русиягә китерү тыелган ризыклар 1,9 мең тонна күләмендә юкка чыгарылган.

Тыелган азык-төлекне канун бозып кертү юллары да ачыкланган. Ялган транзит, башка тауар дип атап кертү, кайда җитештерелгәне билгесез булган итне, сырны башка илләр аша уратып китерү, продукцияне ялган ветеринар таныклыклар белән кертү һәм башка юллар кулланыла диелә.

Русия 2014 елда Кырымны аннексияләгәнннән соң кайбер илләр аңа карата чикләүләр кертте. Моңа җавап итеп Русия берничә илгә азык-төлек эмбаргосы игълан итте. 2015 елда Русиядә чикләнгән азык-төлекне юк итү башланды. Кремль моны контрабандага каршы көрәш белән аңлатты, чикләнгән тауарлар кертү илнең икътисадына зыян сала диде.
Русиядә беренчеләрдән булып чиләнгән ризыкны Татарстанда юк иттеләр. Апас районында Маҗарстаннан кертелгән өч түшкә казны бульдозер белән таптатылар. Апас прокуратурасының бу гамәленең видеосы интернетта таралды. Күпләр моны Татарстанны, татарларны дөньяга хур итү дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG