Accessibility links

Кайнар хәбәр

КХТИның элеккеге ректоры Герман Дьяконов 7,5 елга колониягә хөкем ителде


Бюджет акчаларын урлауда гаепләнеп, Казандагы КНИТУ-КХТИның бер төркем хезмәткәре реаль һәм шартлы төрмә җазасы алды.

Казан химия-технология университетының элеккеге ректоры Герман Дьяконовка хөкем карары чыкты. Вахитов районы мәхкәмәсе хөкемдары Алмаз Мөхәммәтшин Дьяконовны 7 ел 6 ай ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарган. Бу турыда “Бизнес-онлайн” яза.

Университетның фәнни эш буенча проректоры булып эшләгән Илдар Абдуллин элек кылган җинаяте өчен үтәлмәгән җәзасын да исәпкә алып 7 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Дьяконов һәм Абдуллин гомум тәртипле колониядә утырачак.

Алар белән бергә бюджет акчаларын урлауда гаепләнгән калган хезмәткәрләр шартлы җәза алган. Доцент Аркадий Брысаев һәм профессор Екатерина Сергееваны дүртәр елга, лаборатория мөдире Лилия Джанбекова – 2,5 елга, эластомерлар үзәге мөдире Игорь Дубовик һәм университет факультеты деканы Валентина Шкодич өчәр елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә.

Мәхкәмә бу кешеләрнең оешкан җинаятьчел төркем булмавын таныган һәм аларның гамәлләрен “алдан килешеп куеп кылынган җинаять” дип сыйфатлаган.

КНИТУ-КХТИ хезмәткәрләренә карата җинаять эше 2016 елның февралендә ачылды. Тикшерү башта 64 миллион сумлык 10 урлашу очрагы булган дип белдерде, аннары хөкемдар зыян күләмен 42 миллионга кадәр төшерде. Дәүләт гаепләүчесе мәхкәмә барышында Дьяконов һәм Абдуллинга - 9ар, Брысаев һәм Сергеевага – 4, Джанбековага – 3, Дубовикка – 5, Шкодичка - 6 ел төрмә җәзасы бирүне сораган иде.

XS
SM
MD
LG