Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дмитрий Петров методикасына нигезләнгән татар теле дәреслеге дөнья күрде


Дәреслекне "Татмедиа" җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин тәкъдим итте

Бераздан методика нигезендә мобиль кушымта да эшли башлар дип көтелә.

Танылган полиглот Дмитрий Петровның татар телен укыту методикасына нигезләнгән дәреслек дөнья күрде. Моның хакта методиканың рәсми Youtube аккаунтында "Татмедиа" җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин хәбәр итте.

Дәреслектә татар теле нигезләре 16 төп дәрес кысаларында аңлатыла. "Барысы да гади, яхшы аңлашыла, иллюстратив. Анда язып та була, шул рәвешле өйрәнеп була", ди Хәйруллин.

Татар теле дәреслеге "Полиглот" методикасы нигезендә телләр арасында 12нче дәреслек булып тора. Якын арада методика нигезендә мобиль кушымта да чыгачак, дип хәбәр ителә.

2019 елда "Татарстан-24" телеканалында "Дмитрий Петров белән татар теле" дәресләре башланды. Русия телевидениесендә тапшырулар алып барган танылган полиглот Дмитрий Петров татар теле өчен махсус методика әзерләгән. Курс 24 тапшырудан тора, һәр дәрес 24 минут дәвам итә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы "Культура" каналында татар теленә өйрәтүче тапшырулар шәлкемен әзерләргә үз ярдәмен 2014 елда ук тәкъдим иткән иде. Форум бу уңайдан Дмитрий Петровка хат язды, ләкин ул вакытта мондый проект ясалмады.

Рөстәм Миңнеханов татар телен белмәүче хезмәткәрләргә Петров проектына игътибар итәргә кушкан. Ул бу проектка игътибар итеп, аны кулланырга һәм телне шомартырга йөкләмә биргән.

Азатлык радиосының татар телен өйрәнүчеләр өчен "Әйдә! Online" дип аталган үз проекты эшләп килә, аның кысаларында тел курслары да, видеодәресләр дә тәкъдим ителә.

Дмитрий Петров — синхрон тәрҗемәче, "Культура" каналында "Полиглот" тапшыруы алып баручысы, 30дан артык тел белән таныш, сигез тел белән эш итә.

XS
SM
MD
LG