Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тихановская штабы Беларуста президент сайлау нәтиҗәләрен танудан баш тартты


Светлана Тихановская
Светлана Тихановская

Беларус президенты сайлауда оппозиция намзәте Светлана Тихановская дистәләгән сайлау участогында җиңүен белдерә.

Беларус президентына оппозиция намзәте Светлана Тихановская 9 августта тәмамланган президент сайлау нәтиҗәләрен танымавын белдерде. Бу турыда Тихановская матбугат очрашуында әйтте.

“Без сайлау нәтиҗәләрен танымыйбыз. Без реаль беркетмәләрне күрдек. Үзенең тавышы урланган дип санаучыларны дәшми тормаска чакырабыз” дигән Тихановская. Ул хәрәмләшүләр булмаган участокларда алынган саннарга караганда үзенең 70-80 процент чамасы тавыш җыйганлыгын искәрткән. Тихановская 85 участокта җиңгән, алар нигездә Минскида дип хисап биргән намзәтнең штабы.

Беларус үзәк сайлау комиссиясе гамәлдәге президент Александр Лукашенка 80,23 процент, аның төп көндәше булган Светлана Тихановская 9,90 процент тавыш алган дип хәбәр итте. Тавыш бирүдә сайлаучыларның 84,23 проценты катнашкан. Бу беренчел нәтиҗәләр булса да, сайлау комиссиясе әлеге саннар бик үзгәрмәс дип белдерде.

9 августта сайлау бүлгеләре ябылганнан соң Минскида һәм Беларусның башка төбәкләрендә протест чаралары башланды. Башкалада урамга берничә дистә кеше чыкты диелде. Аларга ОМОН каршы торды, халыкка каршы тавыш һәм яктылык белән миңгерәйтә торган гранаталар, су мылтыклары, резина пулялар кулланылды.

Александр Лукашенка илдәге протестлар белән чит илләрдән идарә итәләр дип белдерде. Аерым алганда, Польша, Чехия, Русия кулы уйный диде. Моңа җавап итеп Польша тышкы эшләр министрлыгы “андый гаепләүләргә нигез юк” дип белдерде. Польша, Литва, Германия рәсмиләре Беларуста сайлаулар демократия стандартларына туры килми дип белдерә. Европа комиссиясе башлыгы рәсми Беларусны сайлау бюллетеньнәрен ачык рәвештә санап, гадел нәтиҗәләрне игълан итәргә чакырды.

Алксандр Лукашенканы сайлауда җиңүе белән беренчеләрдән булып Кытай җитәкчесе, Русия, Казахстан, Әзәрбайҗан президентлары котлады.

XS
SM
MD
LG