Accessibility links

Кайнар хәбәр

Светлана Тихановская Беларустан киткән


Светлана Тихановская
Светлана Тихановская

Литва тышкы эшләр министры Тихановскаяның исән-сау булуын һәм Литвада икәнлеген хәбәр итте.

Беларуста президент сайлауларында Александр Лукашенкага төп көндәш булган Светлана Тихановкая илдән киткән. Хәзер ул Литвада. Моны Твиттерда Литва тышкы эшләр министры Линас Линкявичюс хәбәр итте.

10 августта интернетта Светлана Тихановскаяны Үзәк сайлау комиссиясе бинасында ирексезләп тоталар дигән хәбәрләр таралды. Соңыннан аның штабы намзәтнең иректә булуын хәбәр итте. Линкявичюс Тихановскаяның Беларуста 7 сәгать ирексезләп тотылганын әйткән.

11 августка каршы төндә Минскида һәм Беларусның башка шәһәрләрендә протест чаралары дәвам итте. Медиа язганча, протестта катнашучылар җыела торган "Герой-шәһәр" стеласы тирәсе кичке якта ук куәт оешмалары тарафыннан уратып алынды. Үзәктә берничә метро станциясе ябылды, поездлар аларда туктамый үтә башлады. Протестта катнашучылар берничә дистә кеше берләшеп үзәккә җыела башлады. Кальварийская урамында ОМОН белән зур бәрелеш булды, спецназ тавыш гранаталары һәм резина пулялар кулланды. Бәрелешләр тагын берничә ноктада барды, "Рига" сәүдә үзәге янында кешеләр баррикадалар корды. Берничә кешенең яраланганы хәбәр ителде. Притыцки урамында бер кешенең үлгәне әйтелде. Рәсми хакимият бу кеше "билгесез шартлау җайланмасын" милициягә атарга маташкан вакытта, ул аның кулында шартлаган дип белдерде.

Кайбер нокталарда протестчылар милициягә каршы баррикадалар корып, янучан сыеклык тутырылган шешәләр, фейерверклар аткан дип хәбәр ителә. Автомобиль йөртүчеләр хәрби техника узмасын өчен урамнарны томалаган. Кайбер урыннарда протестчылар янына ашыгыч ярдәм машиналарында табиблар урынына ОМОН килгән дип язды Медиазона.

Протест чаралары Беларусның башка шәһәрләрендә дә узды. Nexta Тelegram-каналы тоткарланучылар Могилев, Витебски, Гродно, Бобруйски, Лид, Горки, Молодечно, Барановичи шәһәрләрендә булды дип язды.

Беларус Тикшерү комитеты 10 август урам чаралары нәтиҗәсендә 12 шәһәрдә 21 җинаять эше ачылды дип белдерде. 80нән артык кеше тоткарланган. Аларга киңкүләм чуалышлар, хулиганлык, милициягә каршы тору һәм көч куллану маддәләре нигезендә гаеп белдерелә. Тикшерү комитеты тоткарланучылар нигездә 20-25 яшьлекләр, аларның кайберләре исерек һәм әфьюн тәэсирендә иде дип белдергән.

Беларуста президент сайлаулары 9 августта узды. Рәсми хакимият сайлауда гамәлдәге президент Александр Лукашенка җиңүен белдерде. Шул ук вакытта Лукашенканың көндәше булган Светлана Тихановскаяның штабы намзәтнең дистәләгән сайлау участокларында 70-80 процент тавыш җыйганлыгын хәбәр итте. Сайлау нәтиҗәләре белән килешмичә, 9 август кич белән берничә дистә мең кеше урамнарга чыкты. 10 августта кайбер ширкәтләрдә забастовка узуы турында хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG