Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урыс милләтчесе һәм чеченнар вәкиле Айрат Дилмөхәммәтовны яклап чыктылар


Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәдә
Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәдә

Танылган иҗтимагый активист Айрат Дилмөхәммәтовка каршы мәхкәмә эше дәвам итә.

10 августта Үзәк хәрби мәхкәмәнең Самардагы бүлегесендә сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтов эше кысаларында чираттагы утырыш узды. Сигез сәгать барган утырышның зур өлеше психология һәм тел экспертлары чыгышына бирелде. Петербурдагы Документ һәм мәгълүмати бәхәсләр буенча лингвист-экспертлар Гильдиясе вәкилләре психолог Вероника Константинова һәм Игорь Жарков Дилмөхәммәтов адвокатлары соравы белән Дилмөхәммәтовны гапләү нигезе булган экспертизаларга бәйсез тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә белгечләр бу экспертизаларны әзерләгән Уфа экспертлары эшләрен методик яктан тиешенчә башкармаган, тикшерү барышында күп кенә хаталар җибәрелгән дип белдергән.

Утырышның икенче яртысында яклау ягы ике шаһиттан сорау алган. Болар Чечня республикасы кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле ярдәмчесе Әхмәт Басханов һәм үзен “урыс милләтчесе” дип йөртүче, Екатеринбур кешесе Николай Богданов. Бу шаһитлар икесе дә Айрат Дилмөхәммәтовны яклап чыккан һәм аның чеченнарга яки урысларга карата ниндидер начар карашы булуын кискен кире каккан.

Басханов 2018 елда Баймакта башкортлар һәм чеченнар арасында килеп туган ызгыш вакытында анда булганын сөйләгән. Ул Дилмөхәммәтов тырышлыгы белән җитди бәрелеш булдырмый калынды дип белдергән.

Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның март аенда илнең бөтенлеген җимерүгә чакыруда гаепләнеп кулга алынды. Хәзерге вакытта Айрат Дилмөхәммәтовка каршы биш җинаять эше карала. Апрельдә Дилмөхәммәтовка “террорчылыкка чакыру” маддәсе нигезендә эш ачылганы билгеле булды. Октябрьдә һәм 2020 елның гыйнварында аңа карата тагын ике җинаять эше кузгатылды. Соңгысы “террорчылыкны финанслау” маддәсе нигезендә ачылды.

2019 елның апрелендә Русиянең “Мемориал” хокук яклау җәмгыяте Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

Дилмөхәммәтов мәхкәмәсенең киләсе утырышлары 11 һәм 12 августка билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG