Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурор Айрат Дилмөхәммәтовка 12 ел кырыс тәртипле төрмә сорады


Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәдә
Айрат Дилмөхәммәтов мәхкәмәдә

Айрат Дилмөхәммәтов Русия бөтенлеген җимерүгә чакыруда, террорчылыкны пропагандалау, экстремистлыкка чакыру, террорчылыкны финанслауда гаепләнә.

Үзәк хәрби мәхкәмәнең Самардагы бүлгесендә Башкортстан сәясмәне һәм иҗтимагый эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтов эше кысаларында утырышта прокурор Дилмөхәммәтовка 12 ел кырыс тәртипле колония җәзасы сораган. Бу турыда "Агора" хокук яклау үзәге белән хезмәттәшлек итүче адвокат Владимир Красиков хәбәр итте.

Айрат Дилмөхәммәтов Русия бөтенлеген җимерүгә чакыруда, террорчылыкны пропагандалау, экстремистлыкка чакыру, террорчылыкны финанслауда гаепләнә. Прокурор шушы маддәләр нигезендә мөмкин булган иң кырыс җәзаны бирүне сораган. Ул активистка барлыгы 12 ел кырыс тәртипле колония һәм 5 ел дәвамында сайтлар белән идарә итүне тыю тиешле дип белдергән.

Айрат Дилмөхәммәтов 2019 елның март аенда илнең бөтенлеген җимерүгә чакыруда гаепләнеп кулга алынды. Соңрак аңа "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә эш ачылганы билгеле булды.

Дилмөхәммәтовның эшен тикшерү бер елга якын дәвам итте. 2019 елның октябрендә һәм 2020 елның гыйнварында аңа карата тагын ике җинаять эше ачылды. Мәхкәмә җиде мәртәбә аны сак астында тоту вакытын озайтты, сак астыннан чыгарып, иреген башка юллар белән чикләү хакында аппелляция шикаятьләре барысы да кире кагылды.

Апрельдә Дилмөхәммәтов гаиләсенә матди ярдәм күрсәткән кешеләрнең кайберләренең өенә тентү белән килделәр.

2019 елның апрелендә Русиянең "Мемориал" хокук яклау үзәге Айрат Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG