Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә бизнес кереме 16 елда иң зур күләмдә кимегән


Өч язгы ай эчендә бизнес 1 триллион 400 миллиард сумга азрак керем алган.

Русиядә кече бизнестан кала барлык бизнесның керемнәре март, апрель, май айларында узган елны шул вакыт аралыгына караганда 67 процентка кимегән. Акча ягыннан ул 1 триллион 400 миллиард сум тәшкил иткән. Бу турыда FinExpertiza аналитика үзәге хисабына таянып РБК яза.

Мондый начар күрсәткечләргә COVID-19 пандемиясе сәбәп булган. Күзәтүләр алып барылган барлык вакыт аралыгында – 16 ел эчендә мондый түбән күрсәткечләр булмаган. Моңа кадәр 2017 ел иң начары дип саналган, ул елны Русиядәге бизнес кереме 28 процентка кимегән була.

Илнең 16 төбәгендә бизнес бөтенләй керемсез эшләгән, иң нык зыян күргән төбәк - Ингушетия. Анда зыян минус 3260 процент булган. Чечняда – минус 984 процент (3 млрд сум), Ненец автоном бүлгесендә – минус 324 процент (7,7 млрд сум).

Иң зур күләмле югалту кичергән төбәк – Мәскәү шәһәре(85 миллиард сум).

Икътисад тармакларыннан авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы, балыкчылык өлкәсе генә керемен арттыра алган. Калган тармакларда керем кимегән яисә гомумән чыгымнар гына булган. Мисалга, җәмәгать туклануы һәм кунакханә бизнесы өлкәсе 45 миллиардтан артык сумлык зыян күргән.

Иң күп зыян күргән өлкә – табигый газ белән күпләп сату итүче ширкәтләр, алар 231 миллиард сум югалткан диелә.

Русиянең 85 төбәге арасында 27 төбәк яз айларында керемен арттырган. Алтай Республикасы 574 процентка күбрәк керем алган, бу Русия чикләре ябылып, русияләр эчке туризмга күчүе сәбәпле булырга мөмкин ди экспертлар.

Росстата саннарынча, Русиянең тулаем эчке җитештерүе (ВВП) 2020 елның икенче кварталында еллык хисап белән караганда 8,5 процентка кимегән. Бу санга кече бизнес күрсәткечләре кертелмәгән, алар да исәпкә алынса, икенче кварталда ВВП үсеше сизелерлек кимергә мөмкин диелә.

Аннан элек Росстат русияләрнең эшмәкәрлек керемнәре 2020 елның икенче чирегендә ике тапкыр диярлек кимеп, 3,5 процент булган дип хәбәр иткән иде. Акчалата бу 512 миллиард сум тәшкил иткән. Бу 2000 елдан бирле иң аз сан диелде.

2020 елның икенче чирегендә русияләрнең реаль керемнәре 8 процентка кимегән. Мондый кискен кимү соңгы тапкыр 1999 елда булган.

XS
SM
MD
LG