Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гает алдыннан хәзрәтне алдылар — дошман да шулай эшләми"


Чирмешән имамы Хәбир Ханов

Азатлык редакциясенә Чирмешән районы халкы исеменнән хат килде. Анда Чирмешән район үзәгендәге мәчет имамы Хәбир (Илнар) Хановны эшеннән китәргә мәҗбүр итәләр диелә. Азатлык шушы вазгыятькә ачыклык кертергә тырышты.

"Хәбир хәзрәт китә дигән хәбәр район кешеләрен тетрәндерде. Аяз көнне яшен суккандай булды. Нинди сәбәпләр аркасында безнең халыкны менә дигән хәзрәттән мәхрүм иттеләр икән?" дип яза хат авторлары.

"Хәбир хәзрәт районда үз вазифаларын, үз эшен белеп эшли торган иң дөрес, иң акыллы, иң намуслы кеше иде. Эшләү дәверендә халык белән бердәм, ачык йөзле булды. Халык өчен тырыш иде. Районыбызга Хәбир хәзрәт килү белән, бик куп авылдашларыбыз дин юлын сайлап, мәчеткә йөри башлады" диелә хатта.

Короновирус чикләүләре кертелгәнче мәчеттә төрле дини чаралар үткәрелеп килгән. Мөселман сабантуйлары, азан әйтү ярышлары уздырылган. "Бу ярышларга үзебезнең урам балалары гына түгел, башка авылдан, хәтта шәһәрләрдән дә киләләр иде. Дини урыннарга экскурсиягә баралар иде – Болгар, Биләр шәһәрләренә сәяхәткә балалар да, олылар да күп тапкыр бардылар. Балаларның кышкы, язгы, җәйге, көзге каникуллары башлануга Хабир хәзрәт балалар өчен лагерь оештырды. Балалар каникул җиткәнен түземсезлек белән көтәләр иде. 1 сентябрь уку елы башлану белән Хановлар гаиләсе мәчеттә дәресләр оештырырга хыялланган иде. Хәбир хәзрәт ир-атларны, ә аның тормыш иптәше хатын-кызларны Коръән уку кагыйдәләренә өйрәтергә теләгән иде. Безнен районда бик күп яшь, күп балалы гаиләләр бар, аларның күбесе балаларының мәчеткә йөрүләрен тели" диелгән хатта.

"Хәзрәтебезне рәнҗеткәннәр икән, димәк безне, халыкны да рәнҗеттеләр дигән сүз"

Хат авторлары Хәбир хәзрәткә каршы чыгучылар булуын әйтә. Алар фикеренчә, хәзрәт урынына имам булырга теләүчеләр мәкерле эш алып бара. "Хәбир хәзрәтнең безнең районга килүен яратып бетермәүчеләр һәм көнләшүчеләр барлыкка килде. Мәчеткә Хәбир хәзрәт урынына урнашырга теләүчеләр бик куп – конкуренция бара", ди алар. "Хәбир хәзрәт китү белән мәчеткә йөрүче кеше калмады. Әгәр элек 20-30 кеше йөргән булса, хәзер 3-4 кеше генә калды" дип өсти авторлар.

Хабир хәзрәтне бер гаепсезгә нахак, дәлилсез сүзләр сөйләп рәнҗеттеләр

"Безнең авылдашлар уйлавынча, Хәбир хәзрәтне бер гаепсезгә нахак, дәлилсез сүзләр сөйләп рәнҗеттеләр. Хәзрәтебезне рәнҗеткәннәр икән, димәк безне, халыкны да рәнҗеттеләр дигән сүз. Нәрсә булуына карамастан без, Чирмешән халкы, Хәбир хәзрәтне үз вазифаларына кайтарып, яңадан безнең мәчеттә эшли башлавын үтенеп сорыйбыз" дип тәмамлый алар үз хатларын.

Хатны Чирмешән районының 180нән артык кешесе имзалаган. Бу мөрәҗәгатьне алар Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, республиканың баш казые Җәлил Фазлыев, президент аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров адресына җибәргәннәр.

Хатка кул куючыларның берсе – Разый Шәфыйков. Ул шушы мәхәллә кешесе, 42 ел районда җитәкче вазифаларында торган. Азатлыкка ул Хәбир хәзрәтнең Чирмешәнгә эшләргә ике мәртәбә кайтуын сөйләде.

"Беренче тапкыр кайтканда (аңа ул вакытта аңа нибары 23 яшь иде) Чирмешән районы башлыгы Хановка үз исеменә ордер белән фатир бирде. Ул эшләгән дәверендә Чирмешән мәчетенә зур гына янкорма ясатты, анда уку бүлмәләре, авыз ачу мәҗлесләре оештыра торган заллар ачты, бөтенесен төзеп бетереп китте. Халыкта ихтирам казанган, балаларга дини укулар оештырып, абруйлы, хөрмәтле кеше иде. Яңа мәчетне салдыру тәкъдиме белән дә Хәбир хәзрәт башлап чыкты. Аны беркемнән акча җыймыйча, үз акчаларына эшмәкәрләр, шул үк районның Әмир авылында туган бертуган Әгъләмовлар салдырды. Әмма ул мәчет салынып беткәнче үк Хәбир хәзрәткә каршы эш башланып киткән иде – аңа яла яктылар", дип сөйләде Шәфыйков.

Чирмешәндә яңа мәчет ачу тантанасы
Чирмешәндә яңа мәчет ачу тантанасы

Аның сүзләренчә, шушы нахак бәла ягуларына чыдый алмыйча, Хәбир хәзрәт Чирмешәннән үзе чыгып киткән. "Аны китәргә мәҗбүр иттеләр. Ул Кемеровога эшкә китте. Ул вакытта киткәндә халык аны бик матур озатты. Әмма ул Кемерово өлкәсендә эшләгәндә дә мондагы кешеләр аның өстеннән яңа эшенә шикаять язып яткан", дип сөйләде Шәфыйков.

Ыгы-зыгы нәкъ менә шул Хәбир хәзрәткә район идарәсе биргән фатир аркасында килеп чыккан

Аның сүзләренчә, ыгы-зыгы нәкъ менә шул Хәбир хәзрәткә район идарәсе биргән фатир аркасында килеп чыккан. Кемеровога китәр алдыннан хәзрәт фатирны хосусыйлаштырып, аны сатып җибәргән. Шул вакытта ук биш-алты кеше җыелып, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәткә шикаять иткән. Фатир мәчет имамына бирелгән булганга, Хәбир хәзрәтнең аны сатарга хакы булмаган дигәннәр. Казый да Хәбир хәзрәт фатирны кире кайтарырга яки аны саткан акчаны мәчеткә бирергә тиеш дигән карар чыгарган.

"Имеш, ул мәчет фатирын үзләштереп киткән. Әмма ул фатир мәчет балансында түгел, аның ордерында да "служебный" дип язылмаган. Ордерда "Хуҗа – Ханов Илнар Ренатович" дип язылган. Болар фатирны мәчеткә калдыруын таләп иткән иде. Җыелышка Диния назәрәтенең Әлмәттәге казые – Җәлил хәзрәтнең урынбасары килгән иде, ул аңлатма бирде. Шуннан соң Хәбир хәзрәт Чирмешәннән китте. Ул вакытта үк безнең халык аңа "син бу фатирга лаек, син әле моннан да күбрәккә лаек", дип озатып калды. Чөнки ул Чирмешән халкына, Чирмешән җиренә бик күп хезмәт куйды", дип сөйләде Разый абый.

"Гает алдыннан хәзрәтне алдылар – дошман да шулай эшләми"

Берничә ел Кемеровода эшләгәннән соң Хәбир хәзрәт Татарстанга кире кайткан. Башта Казанның "Ярдәм" мәчетендә эшләгән. 2019 елда Чирмешәндә яңа мәчет ачылгач, аны салдырган кешеләр Хәбир хәзрәтне Чирмешәнгә кире чакырып кайтарган.

"Эшмәкәр Әгъләмовлар мөфти Камил Самигуллиннан фатыйха алып, Хәбир хәзрәтне тагын районга чакырып кайтартты. Әмма хәзрәт ул вакытта әйтте, анда бит миңа каршы кешеләр бар, диде. Әгъләмовлар аны "проблем булмас, Камил хәзрәт фатыйхасын бирде, барысы да яхшы булыр" дип ышандырды. Озак уйлаганнан соң Хәбир хәзрәт ризалашты. Ике баласы белән кайтты, монда өченче баласы туды. Аңа хәтле мәчеттә имам булып бер Башкортстан кешесе эшли иде, ул кире туган ягына кайтып китте", дип сөйләде Разый Шәфыйков.

Мәчет салдырган кешеләр аның имамы торсын өчен фатир да сатып алган булган. Элеккеге имам фатирны бушаткач, анда Хәбир хәзрәт урнашкан. "Ул фатирда иске хуҗадан калган шкафлар, кашыклар тора. Безнең хәзрәт бер тиен акчага кысыла торган кеше түгел. Хәбир хәзрәт матур гына эшли башлады, әмма аңа каршы булган кешеләр яңадан шикаять яза башлады. Алар баштан ук, без аңа монда ирек бирмәячәкбез дип әйтте " дип сөйләде Разый әфәнде.

Мәчет төзеп, имамга фатир алып биргән эшмәкәрләр беренче 2-3 елда мәчетнең барлык чыгымнарын да үз өстенә алган. Алар мәчетнең утка-газга чыгымнарын түләп тора, имамга хезмәт хакы түли. Разый әфәнде сүзләренә караганда, бу аена 100-150 мең сум.

Хәбир хәзрәтнең Чирмешәнгә яңадан имам булып кайтасын белгәч, аңа каршы кешеләр яңадан баш казый Җәлил хәзрәткә шалтыраткан. Бу юлы Хәбир хәзрәткә Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил Ибраһимов каршы төшкән дип сөйли Разый Шәфыйков.

Аның сүзләренчә, Ибраһимов Чирмешән районы мөхтәсибе итеп әле күптән түгел генә куелган. Чирмешән районы авылларының берсендә үзен имам дип йөртүче бер ир-атның мәктәп яшендәге кыз балага өйләнүеннән соң килеп чыккан җәнҗал аркасында районның мөхтәсибен эшеннән алганнар. Аның урынына Рамил Ибраһимов ​билгеләнгән. 30 июльдә район мөхтәсибе һәм берничә югарырак вазифалы хәзрәт Чирмешән район мәчетенә килеп, Хәбир хәзрәткә аның вазифасыннан төшерелгәнен әйткән.

Разый Шәфыйков мөхтәсибне "Хәбир хәзрәтнең тырнагына да тормый" дип бәяли. "Рамил хәзрәт, бер Казан кешесе һәм Аксубайдан казый кешесе белән Чирмешәнгә килеп, Корбан гаете алдыннан, төшке намазның беткәнен генә көтеп торганнар да, Хәбир хәзрәткә кергәннәр: сине эштән читләштерәбез, ярты сәгать эчендә әйберләреңне җыеп, чыгып кит, дигәннәр" дип сөйли Разый әфәнде.

Бу хәлдән соң Хәбир хәзрәт яклы мөселманнар автобус яллап Казанга килә. Алар Татарстан мөфтие янына керә, аннары баш казыйга киләләр. "Без тулы бер делегация белән – ике имам, мәчетне салдыручы Миндар абый үзе, мин, һәм тагын берничә кеше мөфти янына кердек. Камил хәзрәт үзе Хәбир хәзрәткә каршы түгел. Ул ситуацияне хәл итәр өчен безне Җәлил хәзрәткә җибәрде. Без 350 чакрым узып, Җәлил хәзрәт янына бардык, аңа да хатны тапшырдык. Җәлил хәзрәт "Хәбир хәзрәткә бер претензиям дә юк, ул бик акыллы хәзрәт, менә аттестациягә килер" дип әйтте. Әмма без ул аттестациянең ни икәнен беләбез – ул хакимият карары" дип зарлана Разый әфәнде.

Аның сүзләренчә, Хәбир хәзрәт килгәннән соң район үзәгендә мәчеткә йөрүчеләр арткан. "Ул килгәнче Чирмешәннең үзәк мәчетенә ике генә кеше йөри иде. Ул авылдан беренче тапкыр чыгып киткәндә, мәчеткә даими рәвештә 70 кеше йөри иде, гәетләргә 180 кеше җыела иде" дип сөйли ул.

Разый Шәфыйков фикеренчә, Хәбир хәзрәттән фатирны кайтаруны яки аның акчасын кире бирүне таләп итү дөрес түгел. "Ул фатир мәчет балансында түгел. Башта 1 миллион сораганнар иде, хәзер 2 миллион сорыйлар. Әмма мәхәллә ул хәтле акча таба алмый. Ул акчаны кемгә кайтарырга тиеш – мәчеткәме, мәхәлләгәме? Бу сорауга да Җәлил хәзрәт аптырап калды. Мәчеткә бирсәк, ул хәләл буламы? Бирсен, чыгарсың, салсын. Бу – акча талау, рэкет", дип бәяли ул.

Аларның фатир мәчетнеке дигән документлары юк

Разый әфәнде фикеренчә, каршы якның дәгъвалары булган очракта, мәхкәмә аша хәл итәргә тиеш. "Әмма алар мәхкәмәгә бирә алмый, чөнки аларның нигезләре юк. Аларның фатир мәчетнеке дигән документлары юк. Шулай булуга карамастан, алар хәзер янап-янап акчаны кайтаруны таләп итә" дип аңлата ул.

"Без, казыйлар, имам фатирны үзләштерде дигән фикердә калабыз"

Чирмешәндә яңа мәчет салдырган бертуган эшмәкәрләр Фазыл белән Миндар Әгъләмовлар Чирмешән районы Әмир авылында туган. Шушы авыл мәчете имамы Фәнил хәзрәт тә Хәбир хәзрәт яклы. "Хәбир хәзрәт үзе Сарман районыннан. Беренче тапкыр безгә 2012 елда килде – районның үзәк мәчетендә эшләп киткән иде. Шул вакытта Чирмешән районы башлыгы аңа фатир биргән иде. Соңыннан ул аны сатып Кемеровога эшкә китте. 5-6 кеше аңа "мәчет фатирын сатып китте" дип яла яктылар. Шушы фатир аркасында ыгы-зыгы килеп чыкты. Алар хәзер аның акчасын кире кайтарырга таләп итә, бу фатир мәчеткә бирелгән дип. Чынында, ул фатир мәчеткә түгел, хәзрәтнең үзенә бирелде. Ул вакыттагы Чирмешән районы башлыгы Наил Зарипов Хәбир хәзрәткә һәм аның балаларына дип шәхсән аларга биргән иде аны. Шуның аркасында аны яратмаучы кешеләрдән ыгы-зыгы купты. Администрация үзе Хәбир хәзрәттән фатирын да, акчасын да кайтарырга таләп итми. Алар, киресенчә, хәзрәт яклы" дип сөйләде ул Азатлыкка.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин янына Хәбир хәзрәтнең Чирмешәндә калуын сорап Фәнил хәзрәт тә барган. "Мөфти үзе Хәбир хәзрәткә каршы түгел, ул безне Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәткә җибәрде – Җәлил хәзрәт исә фатир акчасын кайтарырга дигән карар чыгарды. Казый хөкем чыгаручы буларак шундый карар чыгарды. Әмма алар халык мәнфәгатен белешеп хөкем итәргә тиеш", ди Фәнил хәзрәт.

Халык белән киңәшмичә, хәзрәтне эштән алырга дип карар чыгарганнар

"Бертуган Әгъләмовлар Чирмешәндә 87 миллионга зур, искиткеч мәчет салдырып бирде, алар ул мәчеткә үзләре теләгән, яхшы, дәрәҗәле, белемле имам кайтартты. Аларның фикерен аяк астына салып таптау булды бу. Гает алдыннан хәзрәтне алдылар – дошман да шулай эшләми. Халык белән киңәшмичә, хәзрәтне эштән алырга дип карар чыгарганнар", дип зарлана Фәнил хәзрәт.

"Хөкем чыгаручыларга гадел хөкем чыгарырга насыйп итсен, каршы чыгучыларга Аллаһы Тәгалә туры юл күрсәтсен. Эшләп торырга әзер булган хәзрәткә аяк чалу – башка сыя торган әйбер түгел", дип әйтә ул.

"Хәбир хәзрәтне районда бөтенесе дә яратты. Халык аны бик хуплап каршы алган иде. Бөтенесе хөрмәт итте. Ул бик дәрәҗәле хәзрәт. Аны районда эшләп калуын сорыйбыз", дип үтенде ул.

Азатлык Хәбир хәзрәтнең үзе белән дә элемтәгә керде. Тик ул килеп туган хәл турында ниндидер фикер әйтергә теләмәде. "Мин китмәдем, мин мәчет янында. Өч атна эчендә бу хәл берәр ничек хәл ителмәсә, башка эшкә китәрмен. Халык көрәшәбез ди, хатлар яза, имза җыя", дию белән чикләнде.

Татарстанның баш казые Җәлил Фазлыев бу очракта Хәбир хәзрәт хаклы түгел, ди. Ул Азатлыкка үзе кабул иткән карарны аңлатып бирде.

"Хәбир хәзрәт Чирмешәндә әйбәт кенә эшли иде, аңа фатир да биргәннәр иде. Шуннан бер-ике ел элек Себер якларында акча күп түлиләр икән дип, фатирын хосусыйлаштырып, ике миллионга сатып, озын акча артыннан Себергә чыгып китте. Ул вакытта мәхәллә "мәчет фатирын сата" дип безгә шикаять белән килделәр. Без "фатир мәчеткә бирелгән булмаса да, ул аңа мәчетнең хәзрәте булган өчен бирелгән, фатирны мәчеткә калдырып китәргә тиеш" дип карар чыгардык. Ул карарга тугыз казый кул куйды. Күптән түгел ул Чирмешәнгә кире кайтты, үзе кайтмады, дөресен әйткәндә, аны шул район кешеләре кайтартты. Әмма мин фикеремнән кире кайтмыйм. Без, казыйлар, фатирны үзләштерде дигән фикердә калабыз. Без акчаны түгел, мәчеткә фатир кайтарып бирергә тиеш дип әйткән идек. Фатирын сатмаган булса, бүген имам йә мөхтәсиб булып әйләнеп кайтып, шушы фатирына кереп яшәр иде", дип сөйләде Җәлил казый.

Ул имамны эштән алу мәсьәләсе республика мөфтияте тарафыннан хәл ителә дип тә искәртте. "Татарстан диния нәзәрәтенең квалификация комиссиясе бар, имам эшләргә яраклымы, түгелме – комиссия һәм мөфти хәл итә", диде казый. Чирмешән халкы хатына һәм мөрәҗәгатенә карата фикер белдереп: "Бөтен кеше дә кемне имам итеп куясын мөфтигә өйрәтергә тиеш түгел", дип белдерде казый.

фикерләр (14)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG