Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко протестчыларны тоткарлау очракларын тикшерергә кушты


Минскида кешеләрне тоткарлау, 10 август
Минскида кешеләрне тоткарлау, 10 август

Моның турында Беларус парламенты спикеры Наталья Кочанова белдерде.

Беларус президенты Александр Лукашенко илдәге протест чараларында катнашучыларны күпләп тоткарлау очракларын тикшерергә кушты. Моның хакта президент идарәсе башлыгы һәм Республика шурасы (Беларус парламентының өске пулаты) башлыгы Наталья Кочанова белдерде.

"Президент хезмәт коллективларының фикерен ишетте һәм соңгы көннәрдә урын алган барлык тоткарлауларны тикшерергә әмер биргән. Хәзерге вакытта бу юнәлештә инде актив эш алып барыла", диде ул.

Кочанова сүзләренчә 13 август киченә меңнән артык кеше иреккә чыгарылган. Аларга рөхсәт ителмәгән митингларда катнашмау турында кисәтү ясалган. "Безгә сугышу, сугыш кирәкми", диде ул.

Элегрәк Беларус Эчке эшләр министры Юрий Караев милиция гамәлләре өчен гафу үтенгән. "Мин протесттагы очраклы кешеләрнең җәрәхәтләре өчен гафу үтенәм һәм җаваплылыкны үз өстемә алам", диде ул. Шул ук вакытта ул "күпчелек протестларны хупламый", дип белдергән.

9 августтан бирле Беларуста киңкүләм протест чаралары үтә. Протестлар президент сайлавында Александр Лукашенко җиңүе игълан ителгәч башланды. Бәйсез экзит-поллар сайлауда зур аерма белән оппозицион намзәт Светлана Тихановская җиңүен күрсәтте.

Бишенче көн дәвам иткән протест чаралары милиция һәм ОМОН тарафыннан агрессив рәвештә басыла. Сайлау узган көннән башлап тоткарланучылар саны 6 меңнән артты, 200дән артык кеше зыян күрде.

13 август протест чараларына төрле оешмаларның эш ташлавы да өстәлде. Аерым алганда Беларус автомобиль төзү корылмасы эшчеләре эшләрен ташлады.

XS
SM
MD
LG