Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Тәртип" радиосы Казанда һәм Чаллыда FM ешлыгында эшли башлый


Радио 14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында, Чаллыда 28 августта 90.2 FM дулкынында эшли башлый.

"Тәртип" радиосы үзенең аерым ешлыгына ия булды. Аны 14 августтан Казанда 93.1 FM дулкынында тыңлап була. Радионың баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева "Татар-информ"га сөйләгәнчә, элек "Болгар радиосы"нда чыгып килгән радиога үз ешлыгын булдыру Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашканнан соң мөмкин булган.

"Тәртип" редакциясе "Татмедиа" бинасында урнашачак. Хәзер радиога коллектив туплау бара диелә.

28 августтан радионы Чаллыда да тыңлап булачак, ул 90.2 FM дулкынында чыгачак.

"Күп җирдә элекке "Тәртип"тәге әйберләр булганлыктан, безгә бераз гына үзгәрергә туры киләчәк. "Тәртип" бүтән форматта эшли дигән сүз түгел, ул нигезен саклап калачак. Аның девизы да "үткән белән көткән арасында күпер салу" дип атала. Үткәннең әйбәтен, бераз югалыбрак торган чордан өстерәп алып, шушы көткәнгә, киләчәккә, яшьләргә җиткерү һәм бүгенгенең дә өметлесен күрсәтү” дип аңлаткан радионың киләчәк форматын Исмәгыйлева.

"Тәртип" радиосы 2008 елда ачылды, ләкин ике айдан соң ул эшчәнлеген туктатты. 2014 елда радиога аерым ешлык алынды. Ул FM ешлыгында чыгучы өч татар телле радионың берсе булды. Әмма ике елдан "Тәртипнең" ешлыгы сатылды, 2017 елның 1 февраленнән аның эшчәнлеге туктатылды. Нәтиҗәдә бөтен контент "Болгар" радиосына бирелде дип игълан ителде. Татар җәмәгатьчелеге "Тәртип"не мөстәкыйль радио буларак саклап калу өчен имзалар җыйды. Шул вакыттан бирле ул "Болгар" радиосында башта тәүлегенә өч, аннары алты сәгать "Тәртип" тапшырулары буларак чыкты.

Быел май аенда үзен "Китап" милли радиосы" дип таныткан татар телле радио эшли башлады Аны әлегә мобиль әсбабларда гына тыңлап була. Соңрак интернетта сайт аша һәм Казанда 98,6 FM ешлыгында тыңларга мөмкин булачак.

2019 елның сентябрендә Росокомнадзорда узган ешлык бүлү бәйгесендә "Китап" радиосы җиңеп чыккан иде.

11 августта URBANTATAR интернет-радиосы эшчәнлеген башлады.

XS
SM
MD
LG