Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда азык-төлек җиде ай эчендә 4,1 процентка кыйбатланган


Азык-төлек булмаган тауарларга һәм хезмәтләргә дә бәяләр арткан.

2020 елның гыйнвар-июль айларында Татарстанда азык-төлеккә бәя 4,1 процентка арткан. Бу сан Татарстан статистика идарәсе мәгълүматында китерелә.

Азык-төлек булмаган тауарларга бәя җиде айда 2,2 процентка арткан, хезмәт күрсәтү бәяләре 1,3 процентка кыйммәтләнгән.

Июльдә ризык бәяләре үсүе бераз әкренәйгән – бары 0,1 процент булган. Ләкин башка төр тауарларга һәм хезмәт күрсәтүгә бәяләр ныграк үскән — 0,5 һәм 0,6 процент тәшкил иткән.

Бөтен төр тауарлар һәм түләүле хезмәтләр 2,6 процентка кыйммәтләнгән.

Июньдә Татарстан статистика идарәсе татарстаннарның коронавирус кризисы вакытында азык-төлеккә акчаны сизелерлек азрак тота башлавын хәбәр иткән иде. Апрель аенда ризык сату күләме 15,2 процентка кимегән, азык-төлек булмаган тауарлар сату 37,8 процентка азрак булган. Экспертлар моны халыкның керемнәре кискен кимү белән аңлатты.

XS
SM
MD
LG