Accessibility links

Татарстанда 1 сентябрьдән укулар мәктәпләрдә башланачак


Балалар мәктәпләргә йөреп укыячак, ләкин дәресләр, тәнәфесләр вакытына үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

1 сентябрьдә Татарстанда балалар яңадан мәктәпләргә җыелачак. Уку оффлайн, ягъни мәктәпләргә йөреп оештырылачак. Бу турыда укытучыларның август киңәшмәсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Мәктәпләрдә “Белем бәйрәмнәре” узачакмы – анысы турында сүз булмады. Июльдә Русия мәгърифәт министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов “1 сентябрьдә линейкалар уза, ләкин без аларны бераз башка форматта уздырырбыз” дип сөйләгән иде. Ул Роспотребнадзорның 2021 елның 1 декабренә кадәр киңкүләм чараларны тыюын искәртеп, “мәктәптә белем бирү өлкәсендә киңкүләм чаралар күздә тотылмый, ә укыту күздә тотыла” дип белдерде.

13 августта Татарстанда Роспотребнадзор вәкиле Любовь Авдонина коронавирус эпидемиясе сәбәпле мәктәпләрдә уку барышына үзгәрешләрне аңлатып китте. Аерым алганда, төрле сыйныф балалары мәктәпкә төрле вакытта килсен өчен уку көнен берничә минут ара калдырып төрле вакытта башларга киңәш ителә. Балалар мәктәпкә тән температуралары үлчәп кертеләчәк. Ләкин бу аларның иртән ишек төбендә җыелуына китерәчәк. “Моны булдырмас өчен, температура үлчәүне сыйныфта да үткәрергә мөмкин. Моның өчен һәр класста ким дигәндә бер термометр булырга тиеш” диде Авдонина.

Тәнәфескә дә балаларны төрле вакытта чыгару дөресрәк булыр дигән Роспотребнадзор вәкиле. Шул ук вакытта дистанцион уку куллану ихтималы да бар. “Әгәр мәктәпкә дәресләрне ике атна көндез үткәреп, аннары шундый ук вакытка читтән торып белем бирүгә күчү уңайлы икән, моны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килештерү дә җитә” дигән Авдонина.

Азатлык быел 1 сентябрьдә мәктәпләрдә укулар ни рәвешле башланачагы турында соңгы мәгълүматны туплап, пандемия чорында мәктәптә уку шартларына кагылышлы төрле киңәшләр, шул исәптән UNICEF тәкъдимнәрен барлаган иде.

XS
SM
MD
LG