Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тихановская Беларуста хакимият күчеше өчен шура оештырылуын игълан итте


Светлана Тихановская
Светлана Тихановская

Оппозицион сәясәтче халыклара җәмәгатьчелектән һәм Европа илләреннән диалог урнаштыруда ярдәм сорады.

Беларус сәясәтчесе, якшәмбе узган президент сайлауларындагы намзәт Светлана Тихановская "хакимият күчеше өчен" координацион шура оештырылуын игълан итте. Аның мөрәҗәгате "Пул первой" телеграм-каналында бастырылган.

Аның сүзләренчә, мондый карар "илдәге хәлләр һәм Беларуста канунилыкны торгызу өчен ашыгыч гамәлләр кирәклеге" исәпкә алынып кабул ителде.

Шурага сивил җәмгыять вәкилләре, "танылган һәм хөрмәт ителгән беларуслар, үз эшенең професионналлары" керә алачак. Координацион шурага керү гаризаларын Тихановскаяның ышанычлы кешесе Ольга Ковалькова һәм адвокат Максим Знак кабул итәчәк.

"Мин халыклара җәмәгатьчелеккә, Европа илләренә мөрәҗәгать итеп, безгә беларус хакимияте белән диалог урнаштырырга ярдәм итәргә сорыйм", ди Тихановская үз мөрәҗәгатендә.

9 августтан бирле Беларуста киңкүләм протест чаралары үтә. Протестлар президент сайлавында Александр Лукашенко җиңүе игълан ителгәч башланды. Бәйсез экзит-поллар сайлауда зур аерма белән оппозицион намзәт Светлана Тихановская җиңүен күрсәтте.

13 август көнне Беларус президенты Александр Лукашенко илдәге протест чараларында катнашучыларны күпләп тоткарлау очракларын тикшерергә кушты. Сайлау узган көннән башлап тоткарланучылар саны 6 меңнән артты, 200дән артык кеше зыян күрде.

XS
SM
MD
LG