Accessibility links

Кайнар хәбәр

17 августтан Татарстанда театр, кинотеатр, аквапарклар эшли башлый


Казанның Камал театры
Казанның Камал театры

Тамашачы залында кешеләрне 50 проценттан арттырмау шарты куелган.

Татарстан изоляция режимында кертелгән чикләүләрдән баш тартуның өченче этабына күчә. Бу хакта бүген Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында белдерде. Аерым алганда, киләсе атна башыннан кинотеатр, театр, цирк, концерт заллары, аквапаркларга эшләргә рөхсәт бирелә.

"Без чикләүләрдән баш тартуның өченче этабына күчәбез. Без мондый күрсәткечкә Роспотребнадзор, сәламәтлек саклау министрлыгы һәм муниципалитетларның системлы эшчәнлеге аркасында ирештек. Коронавирус темасы көн тәртибеннән китми. Без чикләүләрне бетерүне әкренләп дәвам итәбез. 17 августтан театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары һәм аквапаркларга эшләргә рөхсәт ителә. Алар санитар таләпләрне үтәү һәм 50 проценттан да артык тамашачы кабул итмәү шарты белән эшләргә тиеш", диде Миңнеханов.

Шулай ук ачык һавада 100 кешедән күбрәк булмаган чаралар уздырырга рөхсәт ителәчәк. Биналарда узучы чараларда берьюлы 50 кеше генә булырга тиеш. Спорт уеннарына да чикләүләр йомшартылган. Моңа кадәр тамашачыларның 10 процентын гына кертергә рөхсәт ителсә, хәзер бу санны 25 процентка җиткереләчәк. Кафе-рестораннарда да банкетлар уздырырга мөмкин. Анда халык саны 50 кешедән артмаска тиеш. Моннан тыш, җәмәгать урыннарында мәҗбүри бармакчалар кию дә бетерелә.

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны берничә көн буе 30 очрактан да артмый диелде. Авыручылар саны үсеше 0,5 процентны тәшкил итә. Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусны 28 кеше йоктырган диелә рәсми статистикада. Шулай итеп авыручылар саны 6 046 кешегә җитте.

Рәсми саннар. 15 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 264 (+34) 6 055 (+186) 26 (+0)
Татарстан6 046 (+28) 4 950 (+63) 29 (+1)
Русия917 884 (+5 061) 729 411 (+6 447) 15 617 (+119)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG