Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларуста ОМОНның халыкка карата көч куллануына каршы ТИҮ рәисе ялгыз пикетка чыкты


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Беларус ОМОНының каршылык чарасына чыккан кешеләрне кыйнавына нәфрәт белдерүен әйтте. "Бу безне рәнҗетә", диде ул.

16 августта ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Казанның Бауман урамында ялгыз пикетта "Беларустагы халыкны кыйнау һәм газаплауларга каршы", дигән шигар күтәреп торды.

Зәкиев Азатлыкка әйтүенчә, ул ялгыз пикетка Беларуста ОМОНның урамга чыккан халыкны кыйнавы һәм тоткарланганнарны газаплауларга каршылык белдерү максатыннан чыккан.

"10нчы августтан башлап Беларуста бик аяныч вакыйгалар бара. Урамга чыккан халыкны ОМОН кыйный, күпләп кулга алулар булды. Рәсми хәбәрләргә караганда җиде мең кеше кулга алынган. Чын саннар билгеле түгел. Тоткарланганнарны кыйнаганнар, җәзалаганнар дип сөйли күп шаһитлар", дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, мондый хәлләр сайлауларның гадел узмавыннан килеп чыга. "Халык үзен алдауга каршы. ТИҮдә гадел сайлаулар таләп итә", диде ул.

Зәкиев сүзләренчә, Беларустагы кебек вакыйгалар Русиядә дә кабатланмас дип беркем ышандыра алмый.

"Чөнки инкыйлабны алдан берничек тә фаразлап та, белеп тә булмый. Ул үзеннән-үзе килеп чыга", диде ул.

ТИҮ рәисе фикеренчә, сайлауларда катнашырга теләүчеләр күп, әмма аның гадел узмавы сәбәпле, күпчелек халык гомумән сайлауларга ышанмый.

"Бу бик аяныч. Сайлаулар дигән институт хәзер Русиядә юк ителгән. Шундый ук механизмнарны, сайлау институтын бетерүне Беларуста да кулландылар, әмма моңа халык каршы чыкты", диде Зәкиев.

Аның фикеренчә, Беларус президенты Александр Лукашенко хакимияттән китәргә һәм кан коюга юл куймаска тиеш.

"Бу мәсъәләне тыныч - демократик юллар белән чишәргә кирәк", дип җиткерде ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.

9 августтан бирле Беларуста киңкүләм протест чаралары үтә. Протестлар президент сайлавында Александр Лукашенко җиңүе игълан ителгәч башланды. Бәйсез экзит-поллар сайлауда зур аерма белән оппозицион намзәт Светлана Тихановская җиңүен күрсәтте.

13 август көнне Беларус президенты Александр Лукашенко илдәге протест чараларында катнашучыларны күпләп тоткарлау очракларын тикшерергә кушты. Сайлау узган көннән башлап тоткарланучылар саны 6 меңнән артты, 200дән артык кеше зыян күрде.

XS
SM
MD
LG