Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус оппозициясенең Координацион шурасы үз максаты булып илдә яңа сайлау үткәрүне игълан итте


Координацион шураның матбугат чарасы, 18 август
Координацион шураның матбугат чарасы, 18 август

Шура әгъзалары хакимиятне яулап алу максаты булмавын белдерде. 

18 август көнне Беларус оппозициясенең Координацион шурасының беренче матбугат чарасы узды. 19 август көнне шураның беренче утырышы узарга тиеш.

Шура үзенең төп максатын атады: Беларуста яңа президент сайлавын үткәрү һәм хакимиятнең тыныч күчеше. Шураның башка сәяси програмы булмавы һәм реформалар тәкъдиме дә булмавы әйтелде. Шура әгъзалары хакимиятне яулап алу максаты булмавын да белдерде.

Координацион шура әлегә өлешчә генә формалашкан. Аңа, аерым алганда, әдәбияттан Нобель бүләге иясе Светлана Алексиевич, Светлана Тихановская һәм Виктор Бабарико сайлау алды штаблары вәкилләре керә. Тихановская үзе шурага кермәгән.

Беларус президенты Александр Лукашенко Координацион шураны илдә хакимиятне яулап алу омтылышында гаепләде. Ул шулай ук оппозициянең програмында НАТОга керүгә һәм Русия белән чикләр контролен торгызуга омтылыш булуын әйтә.

Моңа җавап биреп, шурада Лукашенконы "манипуляция һәм ялган омтылышы"нда гаепләделәр. Шура максатларында Русия белән беректәш структурлардан чыгу һәм халыкара килешүләрне бозу теләкләре булмавы әйтелә.

14 август көнне Беларус сәясәтчесе Светлана Тихановская "хакимият күчеше өчен" координацион шура оештырылуын игълан итте. Ул шулай ук Европа илләренә мөрәҗәгать итеп, беларус хакимияте белән диалог урнаштырырга ярдәм итәргә сорады.

9 августтан бирле Беларуста киңкүләм протест чаралары үтә. Протестлар президент сайлавында Александр Лукашенко җиңүе игълан ителгәч башланды. Оппозиция сайлауда Тихановская җиңгәнен игълан итте. Бәйсез экзит-поллар сайлауда зур аерма белән оппозицион намзәт Светлана Тихановская җиңүен күрсәтте.

XS
SM
MD
LG