Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден АКШ президенты сайлавына демократлардан намзәт булып расланды


Джо Байден (сулда)
Джо Байден (сулда)

Демократлар фиркасе Джо Байденны рәсми рәвештә АКШ президенты вазифасына үзенең намзәте буларак раслады.

Джо Байденны рәсми раслау карары 18 августта фирканең Милуокида (Висконсин штаты) узган илкүләм җыенында кабул ителде.

Коронавирус эпидемиясе сәбәпле “Американы берләштерергә” дигән шигар астында узучы җыен онлайн барды. Тавыш бирү дә видео аша башкарылды. АКШ штатлары һәм биләмәләреннән фирка бүлекләре үзләрендә узган праймериз нәтиҗәләрен игълан итте. Джо Байден фирка делегатларының 3,5 меңнән артык тавышын җыйган.

АКШта президент сайлавы 3 ноябрьдә үтәчәк. Джо Байден илнең гамәлдәге республикан президенты Дональд Трампка көндәш булачак. Сораштырулар күрсәткәнчә, Трамп хәзер үзен яклаучылар саны ягыннан Байденнан бераз калыша. 77 яшьлек Байден моңа кадәр дә ике тапкыр президент вазифасына сайлану өчен көрәшкән иде.

Элегрәк Джо Байден үзе җиңгән очракта вице-президент вазифасына Калифорниядән сенатор Камала Харрисны алачагын белдерде.

XS
SM
MD
LG