Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Путин АКШ Демократлар фиркасе серверларына һөҗүмнәрне җитәкләгән


Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трамп
Русия президенты Владимир Путин һәм АКШ президенты Дональд Трамп

Русия хакимияте АКШтагы республиканнарның сәяси киңәшчесе һәм WikiLeaks сайты белән берлектә Трамп җиңсен өчен эшчәнлек алып барган диелә.

Русия хакимияте 2016 елда АКШтагы президент сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясарга тырышкан. Ул моны республиканнарның ул чактагы сәяси киңәшчесе Пол Манафорт һәм WikiLeaks сайты белән берлектә, президент Дональд Трампка җиңәргә ярдәм итү өчен эшләгән. АКШ Сенатының күзләү комитеты шундый нәтиҗәгә килгән. Комитет үзенең хисабын 18 августта чыгарды.

Reuters язганча, демократлар Һиллари Клинтонның җиңелүен теләгән Русия сәяси җитәкчелеге тырышлыгында төп рольне WikiLeaks сайты уйнаган.

Демократлар фиркасенә бәйле компьютер челтәрләрен һәм аккаунтларны җимерүдә, Һиллари Клинтонга зыян салырга тиешле булган мәгълүматны саркытып чыгуга Русия президенты Владимир Путин шәхсән көч куйган диелә хисапта.

Манафорт, Русия вәкилләре белән хезмәттәшлек итеп, аерым алганда, Русия олигархы Олег Дерипаска һәм Русия махсус хезмәтләре агенты Константин Климкин белән президент сайлау алдыннан да, сайлау вакытында һәм аннан соң да очрашкан диелә.

2019 елның мартында АКШның махсус прокуроры Роберт Мюллер җитәкчелегендә Русиянең 2016 елгы АКШ президенты сайлавына тыкшынуын тикшерү тәмамлады. Мюллер ике ел чамасы дәвам иткән тикшерү йомгакларында Мәскәү Америкадагы сайлау процессына тыкшынырга омтылган диде. Әмма ул чакта республиканнар намзәте булган Дональд Трамп штабы белән Кремль арасында элемтәләр табылмады. Мәскәү башка дәүләтләрнең сайлауларына тыкшынуын кире кага.

XS
SM
MD
LG