Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төрмәдә утыручы мөселманнарга туганнары җибәргән акчаны штраф хисабына тотып калырга мөмкиннәр


27 июльдә апелляция шикаятен карау
27 июльдә апелляция шикаятен карау

Бу көннәрдә Русия Югары мәхкәмәсендә "Уфа егермелеге" мөселманнарының шикаятьләре карала. Аларның күпчелеге төрмә җәзасыннан тыш, зур күләмдә штрафларга да тартылды. Азатлык әлеге штрафларның түләнү нечкәлекләрен белеште.

Бу көннәрдә Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп хөкем ителгән "Уфа егермелеге" мөселманнарының Русия Югары мәхкәмәсендә апелляция шикаятьләре карала. Чираттагы утырыш дүшәмбе - 24 августка билгеләнгән. Әлеге мөселманнар сигез елдан алып 24 елгача хөкем ителгән иде. Шулай ук күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды. Моңа кадәр дә, моннан соң да тоткарланган мөселманнарга мондый штрафлар бирелмәде. Азатлык "Уфа егермелеге" штрафларының ничек түләнүе белән кызыксынды.

Уфадан 24 елга хөкем ителгән Ринат Нурлыгаяновның әнисе Миләүшә Нурлыгаянова әйтүенчә, ул штрафлары гаиләләре түгел, ә мөселманнар үзләре түләргә тиеш.

Миләүшә Нурлыгаянова Мәскәүдә ялгыз пикетта
Миләүшә Нурлыгаянова Мәскәүдә ялгыз пикетта

"Колониядә булганда тоткыннар штрафларны түләү өчен эшләргә тиеш. Әмма алар гаепләнгән маддә (террорчылык) эшләргә мөмкинлек бирми", диде ул.

Тоткыннар хокукларын яклау ("В защиту прав заключенных") фонды җитәкчесе Олег Дубровкин әйтүенчә, тоткыннар бу штрафны түләми кала алмый, чөнки аны түләмичә җәза үтәлгән дип саналмый.

"Вакытыннан алда азат итүне (УДО) сораган тоткынның штрафы түләнмәгән булса, аны чыгармыйлар. Гадәттә штрафны төрмәдәге хезмәт хакыннан алып калалар, "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнүчеләр кырыс режимлы колониядә тотылалар һәм аларга эшләргә ярамый һәм шулай ук бу маддә нигезендә гаепләнүчеләргә УДО да каралмаган", диде ул.

Дубровкин бу штрафларны тоткыннарның туганнары түләргә тиеш түгел дип әйтә. "Тоткын "минем фәлән туганым түләячәк" дип гариза яза ала, туганы акча күчерсен өчен тоткын исеменә хисап ачып, шуннан акчаны алып барырга тиешләр", ди ул.

Чынлыкта эшләми торган тоткынга туганнары әйбер алсын дип җибәргән акчаны гаризасыз-нисез тоткынның хисабыннан алып бару очраклары да булгалый. Приставлар ягыннан менә шундый канун бозу булмасын өчен адвокатлар акчаларның штрафка алынмавын таләп итеп махсус гариза яздыруны кайгырта.

30 июльдә Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия хакимиятенә "Уфа егермелеге"ннән Рөстәм Галләмов һәм Радмир Максутов (һәркайсына 4600 евро), Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов, Ренат Нурлыгаяновка (4700 евро) түләтү карарын чыгарган. Европа мәхкәмәсе хөкем карары чыгарылганчы мөселманнарның бер нигезсез озак вакыт сак астында тотылуын канунсыз дип тапкан.

"Әмма әлеге акчаларны алырга безнең беребездә дә доверенность юк", диде Нурлыгаянова.

Ике ел элек шундый ук маддә нигезендә компенсация уфаларның тагын икесенә - Ирек Таһиров һәм Фәрит Мостафаевка билгеләнгән иде (4600 евро).

"Уфа егермелеге" эше кысаларында гаепләнүчеләр 2015 елның февралендә кулга алынган, аларны хакимиятне көч кулланып яулап алуга әзерләнү һәм террорчылык оешмасы булдыруда гаеплиләр. Тоткарланучыларның берсе дә бу маддәләр нигезендә үз гаепләрен танымаган. Аларга карата тикшерү эшләре биш ел дәвам итә.

Хөкем ителгәннәрнең егермесе дә "Мемориал" хокук яклау оешмасы тарафыннан сәяси тоткыннар дип танылган. “Мемориал” вәкилләре белдергәнчә, егетләр бары үз дини инанулары, фикер белдерү иреге, намус һәм дин иреген, тыныч җыеннар һәм оешмалар булдыру иреген кулланулары аркасында хөкем ителгән. Хаимият аларның кайберләренең халык белән эшчәнлеген туктату өчен, сәяси сәбәпләр аркасында ирегеннән мәхрүм итте, дип белдерде хокук яклаучылар.

"Уфа егермелеге"

2018 елның 30 июлендә Рөстәм Латыйпов 8 елга, Радмир Мәкъсүтов һәм Руслан Фәттахов — 10 елга, Фәнис Әхмәтшин һәм Фәрит Мостафаев — 11 елга, Александр Корнев, Урал Якупов — 13 елга, Илгиз Гыймалетдинов, Шамил Шәрипов һәм Ирек Таһиров — 14 елга, Азамат Каюмов — 20 елга, Радик Әхмәтов — 21 елга, Линар Вахитов, Рөстәм Галләмов, Хәлил Мостафин, Артур Сәлимов, Данис Фәйзрахманов һәм Рафаэль Фәттахов — 22 елга, Рөстәм Хәмзин — 23 елга, Ринат Нурлыгаянов — 24 елга кырыс шартлы колониягә хөкем ителде. Күпчелеге 400 мең сумнан 700 мең сумга кадәр штраф җәзасына да тартылды.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG