Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кулга алынган Куштау активистларының тугызы ачлык тота


Куштауны яклау чарасында
Куштауны яклау чарасында

Активистларның берсе Толбазы изоляторында тотылучы Альберт Байбулдин, икенчесе – Ишембай изоляторында утырган Радмир Мөхәммәтшин. 18 августта Telegram каналларда сигез активистның ачлык игълан итүе язылган иде.

Башкортстанда вакытлыча тикшерү изоляторларында сак астында торучы Куштау активистлары арасыннан тугыз кеше ачлык игълан иткән. Бу хәбәрне Азатлыкка адвокат Гарифулла Яппаров һәм Куштауны яклаучыларның координацион шура рәисе Урал Байбулатов раслады. Әмма икесе дә ачлык игълан итүчеләрнең төгәл исемнәрен атый алмады, бары тик барлык тугыз кеше дә әлеге вакытта тикшерү изоляторында тотылучылар дип әйтте.

Ишембай шәһәренең тикшерү изоляторында утырган Радмир Мөхәммәтшинның адвокаты Гарифулла Яппаров аның да ачлык тотуын әйтте. "Ачлык игълан итүчеләрнең барысы да полиция һәм мәхкәмә башбаштаклыгын туктатуны таләп итә. Бу – вакыты чикләнмәгән ачлык", диде адвокат Азатлыкка. Аның сүзләренә караганда, ул яклаган тоткынга басым ясау булмаган.

Сигез активистның ач торырга карар бирүе хакында "Куштау online" Telegram-канал 18 августта язган иде. “Изоляторга активистлар янына прокурор килгән, ул Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбировны яклаган документка кул куярга тәкъдим иткән. Моның өчен активистларны иреккә чыгарырга вәгъдә биргәннәр. Документка беркем дә кул куймаган. Җавап итеп алар ачлык игълан иткән” дип язды Telegram-канал.

Бүген ач торучыларга Толбазыдагы изоляторда утыручы Куштау активисты Альберт Байбулдин да кушылды дип хәбәр ителде.

15 августта Куштауны яклаучылар, “Сода” ширкәте хезмәткәрләре һәм ОМОН катнашындагы бәрелеш вакытында 50дән артык активист тоткарланды. Аларга штраф һәм сак астында тоту җәзалары бирелде.

XS
SM
MD
LG