Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан югары мәхкәмәсе Куштау активистларының шикаятьләрен карады


Куштаудагы бәрелешләр. 15 август.
Куштаудагы бәрелешләр. 15 август.

Биш активистның Ишембай мәхкәмәсе чыгарган карары үзгәрешсез калдырылган.

Башкортстан югары мәхкәмәсе Куштау активистларының бишесенең мәхкәмә карарын үзгәрешсез калдырган. Өч активистның сак астында тоту вакыты йомшартылган. Бу турыда мәгълүматны Башкортстан мәхкәмәләренең берләштерелгән матбугат хезмәте китерә.


15 августта Куштауда каршылык барышында тоткарланган активистлар үзләренә карата Ишембай шәһәре мәхкәмәсе чыгарган карарларны шикаять иткән. Аларга полиция хезмәткәре таләбенә буйсынмау административ маддәсе нигезендә сак астында тоту җәзалары бирелгән иде.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, өч кешегә карата сак астында тоту вакыты алты һәм ике тәүлеккә киметелгән. Биш кешенең хөкем карары үзгәрмәгән.

16 августтан 19 августка кадәр Ишембайдагы шәһәр мәхкәмәсе Куштауны яклауда катнашкан 72 активистка хөкем карарлары чыгарган. 38 кешегә 15 тәүлеккә кадәр кулга алу, 34 активистка бер мең сумга кадәр штраф җәзалары бирелгән.

Куштау активистларын хокукларын "Апология протеста" адвокатлары яклый. Алар белдергәнчә, барлыгы 38 активист шәһәр мәхкәмәсе карарын Югары мәхкәмәгә шикаять иткән. Бу шикаятьләр 19 августта карала башлаган.

Иртәннән мәхкәмә утырышлары туктап торды, чөнки шиханда БСК техникасы булуының канунлы икәнен дәлилләүче мәгълүмат таләп ителде дип яза проектның Telegram-каналы. Нәкъ менә БСК техникасының тауга узуына каршы төшкән өчен активистларны "полиция хезмәткәренең канунлы таләбенә буйсынмау" маддәсе белән хөкем иткәннәр иде.

15-16 августта Башкортстанның Ишембай районындагы Куштау тавы итәгендә берьяктан "Башкорт сода ширкәте" хезмәткәрләре һәм ОМОН, икенче яктан, шиханны саклап калуны яклаучылар арасында бәрелешләр булды. Куштауга Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров килде һәм уртак карарга килгәнче, шиханны эшкәртү туктатылып торачак дип ышандырды.

XS
SM
MD
LG