Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хисап пулаты: Русия быел рекордлы күләмдә бурычка акча алачак


Президент Владимир Путин Хисап пулаты җитәкчесе Алексей Кудрин белән
Президент Владимир Путин Хисап пулаты җитәкчесе Алексей Кудрин белән

Дәүләт физик һәм юридик затларга 4,1 трлн сумга бурычка керергә мөмкин. Бу соңгы 15 елда иң зур күрсәткеч.

Быелгы бюджет дефицитын каплау өчен Русия 4,1 триллион сум күләмендә бурычка акча алырга тиеш булачак. Бу акчаларның күп өлеше финанс министрлыгының кыйммәтле кәгазьләрен сату аша алыначак дип яза РБК Русия Хисап пулаты мәгълүматына таянып.

2020 елның беренче яртысында финанс министрлыгы 1,6 триллион сумлык федераль займ облигацияләрен сатуга чыгарган. Тиешле күләмдә акча җәлеп итәр өчен, бурычларны тагын да арттырырга туры киләчәк диелә материалда. 2020 елда федераль бюджет дефициты 5 триллион сумга якын булырга мөмкин диелә.

Шул ук вакытта финанс министрлыгы чыгымнарны арттырырга һәм аларның юнәлешләрен үзгәртергә җыена. Барлыгы 5,4 триллион сумлык төзәтмәләр көтелә. Бу коронавирус эпидемиясе һәм аның икътисади нәтиҗәләренә каршы көрәшкә акча кирәк булуы белән аңлатыла.

XS
SM
MD
LG