Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан һава аланыннан чит илгә беренче авиаочыш башкарылды


AZUR air һава ширкәте рейсы Төркиянең Анталья шәһәренә башкарыла.

Казаннан соңгы биш айда беренче халыкара очыш башкарылды. AZUR air һава ширкәте очкычы иртәнге якта Антальяга юл алды. Очкычта 238 юлчы дип хәбәр итә “Казан” халыкара һава аланы матбугат хезмәте.

20 августта Росавиация халыкара рейслар ясарга рөхсәт ителгән шәһәрләр исемлегенә Казанны да кертте. Моңа кадәр чит илләргә Мәскәү, Петербур һәм Ростовтан гына очарга була иде. Хәзер мондый рөхсәт, Казаннан кала, Калининград һәм Новосибирскига да бирелде.

Казан һава аланы һава ширкәтләре белән берлектә очкычларның хәрәкәт итү тәртибен килештерү эше алып бара диелә һава аланы хәбәрендә.

Коронавирус үтеп керү куркынычы аркасында Русия 27 марттан чит илләргә даими һәм чартер очышларны туктаткан иде. Бары чит илдә калган ватандашларны кайтару өчен махсус рейслар оештырылды.

XS
SM
MD
LG