Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда тагын ике кешенең коронавирустан үлүе хәбәр ителде 


Рәсми саннарга караганда, эпидемия башыннан Татарстанда коронавирустан 57 кеше үлгән.

Татарстанның COVID-19 вирусыннан үлүчеләр рәсми статистикасына тагын ике кеше өстәлде. Яңа очраклар хакында республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы хәбәр итте. 1948 елгы ир пневмония билгеләре белән Буада вакытлы инфекция һоспиталенә китерелә. Хроник авырулары көчәюе аркасында аның хәле тагын да начарайган диелә. Коронавирус барлыгы лаборатория тикшеренүләре уздырганнан соң расланган.

Тагын бер үлем очрагы Мамадыш районында буллган. 1943 елгы ир пневмния диагнозы белән Алабугадагы үзәк район хастаханәсенә китерелә. Хроник авырулары булган диелә. Вирус мәрхүмнең җәсаденә медицина тикшерүе уздыру нәтиҗәсендә расланган.

Татарстанның рәсми статистикасында хәзер республикада барлыгы 57 кешенең коронавирустан үлгәнлеге әйтелә. Русия саннары чыгып бара торган стопкоронавирус.рф сайтында Татарстанда 31 кеше үлгән дип күрсәтелә.

Татарстанда узган тәүлектә тагын 29 кешедә коронавирус табылган, 1105 кеше авыруның актив фазасында диелә. Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына ярашлы, хәзер республика хастаханәләрендә 30 кеше үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган.

Рәсми саннар. 21 август 10:30

төбәкләравыргантерелгәнүлгән
Башкортстан 7 469 (+34) 6 614 (+28) 27 (+0)
Татарстан6 220 (+29) 5 084 (+22) 31 (+0)
Русия946 976 (+4 870) 761 330 (+5 817) 16 189 (+90)

стопкоронавирус.рф

XS
SM
MD
LG