Accessibility links

Кайнар хәбәр

Навальныйны дәвалау өчен Германиягә күчерергә рөхсәт бирелде


Алексей Навальный
Алексей Навальный

Авыруның хәле яхшыруга таба бара диелә. Табиблар Навальныйда агулану билгеләре табылмавын белдерә.

20 августта хәле начараеп, кома хәлендә булган сәясмән Алексей Навальныйны дәвалануга Германиягә озату рөхсәт ителде. Бу турыда Омскиның 1нче санлы ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы урынбасары Анатолий Калиниченко белдерде.

Табиб сүзләренчә, Навальныйның баш мие тотрыклы хәлдә. Берничә сәгать әзерлектән соң авыру диагноз кую һәм дәвалау өчен Германиягә озатылачак дип хәбәр итте Калиниченко.

Аңа кадәр Омски хастаханәсе табиблары Навальныйның диагнозы “матдәләр алмашы бозылу” дип белдергән иде. Сәясмәннең дәвалучы табибы Анастасия Васильева мондый билгеләмәнең диагноз булмавын, матдәләр алмашына китергән сәбәпләр һаман да әйтелмәвен белдерде.

Навальныйның тарафдарлары һәм аның хатыны Юлия авыруны Германиягә җибәрергә рөхсәт булмауны сәяси сәбәп дип атады. Рөхсәт бирүне таләп итеп, Юлия Навальная Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итте. Социаль челтәрдәрдә “Навальныйны бирегез” дигән хештег белән аны җибәрүне таләп итеп йөзләрчә кеше язып чыкты.

Иртән Омскига Навальныйны Германиягә алып китү өчен Cinema For Peace фонды җибәргән очкыч килде. Навальныйны Шарите хастаханәсе кабул итәргә әзер диелә.

20 августта иртә белән Томскидан Мәскәүгә очкан вакытта Навальныйның хәле кискен начарайды. Очкычны ашыгыч рәвештә Омскида төшереп утырттылар. Хәзерге вакытта ул хастаханәдә кома хәлендә ята, үпкә җилләтү җиһазына тоташтырылган. Сүзчесе Кира Ярмыш Навальныйны Томски һава аланында агуган булулары ихтимал дип фаразлады.

21 августта Омскиның 1нче санлы ашыгыч ярдәм хастаханәсе баш табибы Навальныйны, хатыны һәм бертуганы Олег Навальный таләп итүенә карамастан, Германиядәге клиникага күчерүгә рөхсәт бирүдән баш тартты. Ул авыруның хәле тотрыксыз дип белдерде.

XS
SM
MD
LG