Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карасубазар хакимияте кырымтатар һәйкәлләрен башка урынга күчермәкче


Изгеләр истәлегенә куелган хатирә ташы

Карасубазар (Белогорски) шәһәре хакимияте сөрген корбаннары һәм өч кырымтатар изгеләре истәлегенә куелган хатирә ташларын башка урынга күчерү ниятен белдергән. Кырымтатар активистлары моңа каршы.

Карасубазар шәһәре башлыгы Игорь Ипатко шәһәр бакчасында Кырымтатар изгеләре Осман Дәүләтли, Сәлви Дәүләтли, Гомәр Дәүләтли истәлегенә куелган хатирә ташыны башка урынга күчерү кирәклеген бакчаның күздә тотылган реконструкциясе белән аңлатса, сөрген корбаннары истәлегенә куелган ташны күчерү кирәклеген аның Суворов һәйкәле торган скверда торуы белән аңлатмакчы булган. Шуны да әйтергә кирәк, 2014 елдан соң Карасубазарада район администрациясе каршында Суворовның тагын бер һәйкәле куелган иде.

Кырымтатар активистлары Мемет Кемалетдинов, Украина чорында шәһәр башлыгы урынбасары булып эшләгән Ленур Абдуллаев, туган якны өйрәнүче, язучы Певат Зети һәм башкалар мондый гамәлгә каршы чыгып, бер таш та бер якка да күчерелмәячәк дип белдергән.

Шәһәр башлыгы Игорь Ипатко казыну эшләрен башкарып, изгеләрнең монда җирләнгәнен расларга кирәк дигән фикерне де белдерә. Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесенең райондагы вәкиле Мустафа Асаба исә, алай булса, Суворов һәйкәле торган урында да казыну эшләре алып барып, аның да сөякләрен эзләргә кирәк ди.

Ленур Абдуллаев, мин 18 ел шәһәр башлыгы урынбасары булып эшләдем, ташларны таркатырга түгел, җыярга кирәк, дигән фикерен белдерде. 2008 елда куелган хатирә ташы әйләнәсендәге берничә ташкойма 2012 елда билгесез кешеләр тарафыннан җимерелгән иде, гаеплләләр табылмады.

Сөрген корбаннары истәлегәнә куелган хатирә ташын исә шәһәр хакимияте мәчет янына йә кырымтатарлар укмашып яшәгән Сары Су бистәсенә күчерү вариантлары булганын белдерде.

Активистлар бу ике тәкъдимгә дә каршы, хакимияттәгеләр милләтара мөнәсәбәтләрне куертырга теләсәләр, эшләп карасын диләр. Билгеле булганча, сөрген корбаннары истәләгенә куелган хатирә ташы урынына куелачак һәйкәлнең проекты инде әзер, монда сөрген корбаннарына һәйкәл куелачагы алдан ук билгеле иде.

Сөрген кнаорбаннары истәлегенә куелган хатирә ташы
Сөрген кнаорбаннары истәлегенә куелган хатирә ташы

Туган якны өйрәнүче, язучы Певат Зети, "хакимият моны безнең реакцияне сынау өчен эшли. Алар реконструкция ясыййбыз дип бу хатирә ташларыны шыпырт кына сүтеп, башка урынга күчерә ала" дип борчыла.

"Алар без тарихыбызны, кая нәрсә булганын үзләре хәтерләргә дә, безгә дә хәтерләтергә теләмиләр. Безне елдан-ел ныграк буалар. Украина заманында да бернәрсә эшләргә хакыбыз юк иде, көрәшә- көрәшә бу хәлгә калдык, болар (Русия - ред.) килгәннән соң, тагын да авыррак хәлгә калдык. Безгә аякка басарга кирәк. Акмәчеттә кимендә 10 мең кеше җыелса, ул вакытта без үзебезне яклый алырбыз. Әгәр без моны эшләмәсәк, без үзебезне яклый алмаячакбыз.

Певат Зети
Певат Зети

Без бу җирнең асаба халкы, безнең ханлыгыбыз бар иде, без бу җирнең хуҗалары дип әйтмибез, таләп итмибез, шуның өчен бу хәлгә калдык. Шәһәр бакчасыннан изгеләрне чыгарып атачаклар, аңа да каршы чыкмаячакбыз. Берсе базарыны, берсе кибетене, берсе рестораныны югалтам дип курка. Кешеләрне моңа каршы чыгарырга хәлебез юк хәзер", ди туган якны өйрәнүче, язучы Певат Зети.

Билгеле булганча, өч изгегә хатирә ташы алар узган гасыр башында җирләнгән җирдә куелган. Совет чорында аларның җирләнгән урынында Сталинга һәйкәл куелган булган, сугыш вакытында аны бомба җимереп төшергән. Бомбадан калган чокырда изгеләрнең сөякләрен җыеп, икенче урында җирлиләр. Сугыштан соң бу урында янә Сталинга бюст, аннары пионерга һәйкәл куела, ләкин Совет берлеге таркалгач, пионер һәйкәле дә юкка чыга. 2008 елда кырымтатар активистлары бу урында изгеләр истәлегенә хатирә ташын куялар.

XS
SM
MD
LG