Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус хакимияте"Радыё Свабода” сайтын томалады


Хакимият Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) беларус телле сайтыннан тыш илдә тагын кырыклап медианың сайтларын томалаган.

Беларус хакимияте илдә "Радыё Свабода” һәм тагын кырыклап медианың сайтларын томалаган. Бу турыда Азат Европа/Азатлык Радиосының Беларус редакциясе хәбәр итә.

Томаланганнар исемлегендә — "Белсат", "Еврорадио", "Медиазона", Sports.ru сайтының Беларус бүлеге, "Регнум" агентлыгы һәм башкалар. Күптән түгел узган президент сайлауда намзәт булган Виктор Бабарико, Валерий Цепкало, Николай Статкевич сайтлары да ачылмый дип хәбәр итә Tut.by. Барлыгы кырыклап сайт ачылмый.

Беларуста 9 августта узган президент сайлаудан соң башланган сәяси кризис дәвам итә. Хакимият инде 26 ел президент булган Александр Лукашенконың җиңүен игълан итте. Оппозиция исә күпсанлы хәрәмләшүләр булуын әйтеп әлеге сайлау нәтиҗәсен танымый һәм чынлыкта сайлауда Светлана Тихановскаяның җиңүен белдерә.

XS
SM
MD
LG