Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу — әле төзәлмәгән яра": Петербурда репрессияләнгән татарлар һәйкәле һәм татарның шәһәр тарихында урыны


Левашов зиратында татарларга һәйкәл

Петербурның Левашов зиратында Сталин корбаннары булган татарлар истәлегенә куелган һәйкәл шәһәр тарихында татарларның ролен күрсәтү нияте белән башланган эштән килеп чыккан.

2019 елның 24 июлендә Левашов мемориал зиратында Сталин чорында репрессия корбаннары булган татарлар хөрмәтенә һәйкәл ачылды. Биредә 1937-1955 елларда ул чактагы Ленинград төрмәләрендә үлгән һәм үтерелгән кешеләр җирләнгән. Монда сәяси репрессия корбаннары күмелүе җәмәгатьчелеккә 1989 елның апреленнән билгеле була башлады. Шуннан бирле төрле милләт һәм дин вәкилләренә һәйкәлләр ачылды, әмма татарларныкы юк иде.

Русия фәннәр академиясе профессоры, икътисади фәннәр докторы, юридик фәннәр кандидаты Ринат Беккин — татар корбаннарына һәйкәл куюда башлап йөрүчеләрнең берсе булган кеше. Аның белән әлеге һәйкәл һәм Петербур татарлары тарихын өйрәнү турында сөйләштек.

Ринат Беккин
Ринат Беккин

— Сез Петербур мөселман җәмгыяте тарихы белән шөгыльләнәсез. Бу ничек тә булса сезнең гаилә тарихы белән бәйлеме?

— Әйе, бу гаиләбез тарихы белән кызыксынудан башланды. Гаилә альбомын караганда ул фотолардагы кешеләрнең кемнәр булуын аңларга теләдем. Әмма кызыксынуым гаиләм белән генә чикләнсә, “Мөселман Петербуры” (“Мусульманский Петербург”) китабы беркайчан да чыкмаган булыр иде. “Совет Петроградында-Ленинградында мөселманнар” (“Мусульмане в советском Петрограде-Ленинграде”) исемле китап та, Петербурдагы мөселманнар тарихына багышланган 50ләп мәкалә дә чыкмаган булыр иде. Ләкин шул чактан бирле үз гаиләм турында әллә ни күп ачыклый алмадым.

Яшь чактан ук мөселманнар Петербурга ят нәрсә дигән фикер белән очрашып килдем

Мин моны нигә сөйлим? Гаиләм белән кызыксыну гына җитәрлек түгел, ниндидер бер югары идея да зарур иде. Яшь чактан ук мин мөселманнар Петербурга ниндидер ят бер нәрсә дигән фикер белән очрашып килдем. Бу — минем туган шәһәрем, Ленинградта туып үскән кеше булганга, мондый нәрсәләрне ишетү миңа ошамый иде. Мөселманнарның шәһәр мәдәниятенә керткән өлешен, мөселманнарның һәм аерым алганда татарларның монда ят кешеләр булмавын күрсәтүче китап язасым килде. Алар — Петербурның тулы хокуклы хуҗалары һәм биредә җирле халык. Шуңа күрә бу китапның игътибар үзәгенә Петербурдагы мөселман җәмгыятенең горурлыгы булган конкрет кешеләр алынды. Аларның кайберләре мөселман җәмгыятеннән читтә дә шактый яхшы танылган һәм лаеклы хөрмәткә ия булган.

— Татарларның һәм исламның Петербур тарихы өчен шундый әһәмияткә ия булуы турында нигә сөйләмиләр соң? Без Европа мәдәниятләренең Петербур тарихына тәэсире турында ешрак ишетәбез, әмма ислам турында бик сирәк кенә.

— Әлбәттә, урамда сораштыру уздырсаң, Петербурда гына түгел, башка җирләрдә дә зур күпчелек өчен бу шәһәр Европа белән бәйле. Бу — Русиянең иң европалы шәһәре, сүз дә юк. Әмма Петербурда яшәгән мөселманнарның күренмәве турында дөрес әйтәсез. Бу беренче чиратта мөселманнарның ябык җәмгыятьтә яшәве белән бәйле. Әгәр дә кеше алар белән бергә яшәмәгән, көнкүреш турында язучы Анатолий Бәхтияров кебек ул дөньяга үтеп керү максаты куймаган икән, ул янәшә урамда гына яшәгән мондый күршеләре турында гадәттә берни дә белмәгән. Мәсәлән, гыйбадәтләр өчен ниндидер бина арендалана, әмма ул анда керә алмаган, эчтә ни булганлыгын белмәгән. Петербурлар кайбер көнкүреш детальләрен белгән, әмма алар Көнчыгышны кабул итү дәрәҗәсендә генә булган. Мин беренче чиратта халатчыларны күз алдында тотам, алар ишегаллары буйлап “халат, халат” дип кычкырып йөргән. Рестораннарга йөргән кешеләр табынчы татарларны белгән. Урам чистартучыларның да бер өлеше татарлар булган. Империя башкаласында яшәгән урысларның ислам турында белемнәре Петербурдагы мөселман җәмгыятенең шундый вәкилләре белән танышудан ары китмәгән. Мин белгәннәргә караганда, Русия империясендә Петербур мөселманнары турында сөйләшмәскә дигән ниндидер сүз берләшү булмаган. Урыслар мөселманнар белән бик кызыксынмаган, мөселманнар да читләшеп яшәгән һәм турыдан-туры үзләренә кагылмаган нәрсәләр белән кызыксынмаган. Бары мөселман офицерлар гына чыгарма булган. Әмма анысы инде — 19нчы гасырның икенче яртысы һәм 20нче гасыр башы.

Китаплар авторлары Петербур мөселманнары темасын читләтеп уза

Совет чорын алсак, 1920нче еллар ахырыннан башлап әдәбияттә бу тема күтәрелми, әлбәттә. Мәчеткә күз йомып булмаган, ул Ленинградтагы архитектура һәйкәлләренең берсе буларак аталган. Тарихи некропольләр турында сүз чыкканда бәлки кайчак борынгы Татар зираты (Ново-Волков зиратының татар өлеше) телгә алынгандыр.

Хәзерге чорга кайтсак, Петроград ягы турында махсус юл күрсәткечне яки башка тематик басмаларны алабыз икән, аларда мәчет телгә алына. Әмма, гомумән алганда, китаплар авторлары Петербур мөселманнары темасын читләтеп уза. Кайвакыт бу белмәү, кайвакыт күз йому белән бәйле. Шулай да күбрәк бу — мәгълүмат җитмәүдер, бу темага кереп китәргә теләмиләр. Еш кына бер-ике абзац белән чикләнәләр, кайбер мәгълүматларны тикшереп тә тормыйча бер монографиядән икенчесенә күчереп кенә куялар. Кызганыч, кайбер татар авторлары да шулай итә. Мәгълүматларны тикшермиләр, күчереп язалар, искергән яки бөтенләй дөрес булмаган мәгълүматлар бирәләр, аннан башка авторлар аны эләктереп алалар. Мондый очракта кайсы яхшырак — дөрес булмаган һәм тикшерелмәгән мәгълүматларны сукырларча күчереп кенә куюмы яки гомумән күз йомумы? Мин бу сорауга җавап бирергә әзер түгел.

Левашов зиратында
Левашов зиратында

— Левашов мемориал зиратында репрессияләнгән татарлар хөрмәтенә куелган һәйкәл турында сөйләгезче. Бу һәйкәлне кую эшенең башында кем торды, аны кем уйлап чыгарды?

— Петербурдагы эшмәкәр Шамил Акбулатов бер очрашканда миңа Ново-Волков зиратында хәтер билгесе кую турында уйларга тәкъдим итте. Ул Нева елгасы буенда шәһәр тарихының беренче көннәреннән башлап татарларның булуын күрсәтүче символ булырга тиеш иде. Әмма техник сәбәпләр (нинди икәнен әлегә әйтә алмыйм) аркасында ул тормышка ашырылмый калды. Аның урынына зиратның административ бинасы диварына Петербурдагы Татар зираты турында мин әзерләгән тарихи белешмә язуы эленде.

Акбулатов истәлек билгесе куеп булмауга борчылды. Шуннан соң мин аңа Левашов зиратында репрессия корбаннарына һәйкәл кую идеясен тәкъдим иттем. Шамил Акбулатов мондый тәкъдимгә башта сак караса да, соңрак ул урынны барып карагач ошатты, һәйкәлне ясауны һәм урнаштыруны финансларга ризалык белдерде.

Бөтен эш тиз башкарылды. Ул үз тәкъдимен 2018 елның көзендә әйтте, ә 2019 елның башына һәйкәл инде зиратка куелды. Архитектор һәм сынчы һәйкәлне эзерләгәндә Акбулатов проект һәм текст турында мин һәм тагын берничә кеше белән киңәшләште.

"Мөселманнар" сүзен "татарлар" дип үзгәртергә кирәклеген белдерде. "Сталин" сүзен дә алдырды

Ул мин әзерләгән концепциягә ике үзгәреш кертте. Мин һәйкәлгә мондый текст тәкъдим иткән идем: "Мөселманнарга — Сталин репрессияләре корбаннарына". Шамил Акбулатов барлык мөселманнар өчен җавап бирә алмавын, татар җәмгыятен вәкиллек итүен әйтеп, "мөселманнар" сүзен "татарлар" дип үзгәртергә кирәклеген белдерде. Ул шулай ук "Сталин" сүзен дә алдырды. Ни өчен икәнен аңлыйм. Тәҗрибәле кеше буларак, ул кемнеңдер ачуын чыгарырга теләмәде. Кирәк кеше болай да аңлый.

Корьән сүзләренә килгәндә, мин аны гарәпчә һәм аның урысчага тәрҗемәсен язарга тәкъдим иткән идем. Әмма һәйкәлгә алар икесе дә сыймаганга, урысчасы белән генә чикләнергә булдык.

Ә, шунсын онытканмын. Һәйкәлнең алдында астарак эпитаф язуы бар. Акбулатов эпитафны урыс һәм татар шагыйрьләреннән алуны сораган иде. Эзләсәм дә, бу һәйкәлгә туры килә торган нәрсә таба алмадым. Үзем уйлап чыгарырга утырдым. Нәтиҗәдә шундый юллар килеп чыкты:

Без савана и Божьего слова,
Без фамилий и дат,
В холодной земле Левашова
Татары лежат…

Бу юлларны тәхәллүс белән җибәрдем. Акбулатовка текст ошады, ул "шагыйрьне" эзли башлады һәм шуннан соң аны үзем язганлыгын әйтергә туры килде.

Левашов зиратында татарларга һәйкәл
Левашов зиратында татарларга һәйкәл

— Татарларны ни сәбәпле репрессияләгәннәр? Милләтенә карапмы, диненә карапмы?

— Ленинград татарларына карата барлык репрессияләр дә милләт сәбәпле булган дип әйтү бик дөрес булмастыр. 1930-1940нчы елларда НКВДның милли операцияләре турында барыбыз да беләбез, әмма Ленинград өлкәсендә татарларга карата андый операцияләр уздырылмаган. Репрессияләргә авыллардан качучылар, элекке һәм эшләрен дәвам иткән муллалар, мәхәллә шуралары әгъзалары һәм башкалар дучар булган. Ягъни беренче чиратта кешенең социаль чыгышына караганнар.

Тикшерүчеләрнең максаты Финляндия татарлары белән Ленинград татарлары арасындагы бәйләнешләрне ачыклау булган

Муса Бигиевнең чит илгә качуы нәтиҗәсендә 1931 елда ачылган эштә билгеле бер милли төсмер булган. Имамнар һәм мәхәллә шуралары әгъзалары кулга алынган. Тикшерүчеләрнең максатларыннан берсе Финляндия татарлары белән Ленинград татарлары арасындагы бәйләнешләрне ачыклау булган. 1920нче елларда Финляндия татарлары Петроградтагы-Ленинградтагы милләттәшләренә матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп килгән. Шулай ук тикшерүче гаепләнүчеләрдән Муса Бигиевның панисламизм карашларына мөнәсәбәтләрен сораган.

Мин өйрәнгән 1932 елгы башка бер эш тә күбрәк элекке һәм эшләүче муллаларга кагылган. Ул болай атала: “Муллалар Ф.Юнысов, А.Адикаев, С.Баязитов җитәкчелегендәге контрреволюцион төркем гаепләве нигезендә”. Бу эштә Ленинград Җәмигъ мәчете имам-хатибы Сафа Баязитов җитәкчелегендәге дин әһелләре гаепләнгән. Гаепләүчеләрнең максаты Ленинградтагы мөселман җәмгыятен тар-мар итү һәм мәчетне ябу булган. Ягъни, гаепләнүчеләрнең тәрҗемәи хәленә карасак, бу эштә дини фактор күпмедер дәрәҗәдә мөһим роль уйнаган дип әйтә алабыз.

— Аңлавымча, Левашов зиратында татарларның җирләнүе инде күптән билгеле булган. Һәйкәл нигә шулай чагыштырмача күптән түгел генә куелды?

Бу безне Сабантуй кебек нәрсәләр белән генә яшәүче халык буларак күрсәтә

— Левашов зираты җәмәгатьчелеккә ачылганнан бирле мәгълүм иде татарлар турында. Беренче тапкыр мин анда 1990 елда булдым. Зиратта аерым кешеләргә, төрле халыкларга, социаль, һөнәри төркемнәргә истәлек билгеләре куела башлагач мин мөселманнарга яки, һичьюгы, татарларга да кую начар булмас иде дип уйладым. Мондый фикер күпләрнең уена килде. Әмма еллар уза торды, ә татарларга һәйкәл күренмәде. Бу безне бер дә яхшы яктан күрсәтми, үзенең үткәнен кайгыртмаучы, Сабантуй кебек бүгенге нәрсәләр белән генә яшәүче халык буларак күрсәтә.

Әле дә хәтеремдә, 1920нче елларда Ленинградта Җәмигъ мәчетенең имам-хатибы булып эшләгән Якуб хәзрәт Халиковның кызы Самия ханым хастаханәдә үлеп ятканда Татарстан вәкиллеге башлыгы минем аңа ярдәм итүне һәм ярдәмчеләр җибәрүне сораган мөрәҗәгатемә (ул чакта үзем Русиядә түгел идем), Сабантуй якынлашып килү сәбәпле, аның белән шөгыльләнергә вакыты булмавын белдерде. Акбулатов булмаса, андый һәйкәл беркайчан да барлыкка килмәс иде. Кызганыч, безнең татарда андый кешеләр сирәк очрый.

— Бу һәйкәлне ачканда ниндидер бюрократик кыенлыклар булдымы?

— Белүемчә, юк. Зират идарәсе моңа бик шатланды. Алар бу һәйкәл барлыкка килүгә татарларның үзләренә караганда да ныграк сөенде кебек. Хокук яклаучылар да шат иде, аерым алганда һәйкәлне ачу чарасына Александр Даниель килде. Ягъни барысы да шатланды. Анда инде ассирияләргә дә һәйкәл күптән тора, ә татарлар бит анда ассирияләргә караганда күп мәртәбә артыграк җирләнгән.

— Сезнеңчә, бүгенге татар кешесе ата-бабалар тарихын саклау өчен ни эшли ала?

Хәзер Сталинны зурлаучылар бу яраларны гел каезлап тора

— Үз гаиләсенең, үз нәселенең тарихы белән күпләр кызыксына. Бу — һәркемнең үз эше. Ә менә милли тарих — галимнәр, тикшеренүчеләр эше, академик галимнәрнеке дә, төбәкне өйрәнүчеләрнеке дә. Моның белән сенсация һәм PR артыннан чапмаучы, җаваплы һәм намуслы тикшеренүчеләр шөгыльләнергә тиеш. Бу дәвамлы тырышлык таләп итә, әмма андый тикшеренүчеләр күбрәк булган саен яхшырак, тема ябылмаган бит әле.

Бу тикшеренүләр ниндидер сенсацион ачышлар бирми, ул татар халкының бар тарихын яңадан карауга китерми, әмма аның әһәмияте бәяләп бетергесез, чөнки ул күптән түгел булган тарихыбыз бит. Әтиләре репрессияләнгән кешеләр, Аллаһка шөкер, әле исән, алар әтиләренең ничек алып кителүен хәтерли. Андый хатирәләрне үземнең дә ишеткәнем бар. Бу — әле төзәлмәгән яра. Җитмәсә хәзер Сталинны зурлаучылар бу яраларны гел каезлап тора. Алтын Урда, Идел Болгары татарлар өчен мөһим, әмма безнең 1920-1940нчы елларда булган хәлләрне өйрәнүнең әһәмияте дә аннан ким түгел. Без барыбыз да шуннан чыккан бит, ак белән караның урыннары алышынган шул каршылыклы чордан.

Язманың оригиналы: Idel. Реалии

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG